Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Киевта меңләгән халык каршылык чарасына чыкты


Украина чернобыльчеләре

Украина чернобыльчеләре

Киев үзәгендә Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасен бетерүдә катнашучылар митинг оештырды. Алар пенсияне һәм социаль ярдәмне киметүгә каршылык белдерде.

Хәбәрчебез әлеге митингта биш меңнән алып җиде меңгә кадәр халык булуын әйтте. Каршылык белдерүчеләр тарафыннан: "Украина президенты Виктор Янукович эшеннән китсен", "Вакытыннан алда сайлау уздырырга кирәк", дигән шигарьләр дә яңгырады.

Элегрәк Киевның административ округ мәхкәмәсе башкала үзәгендә күп кеше катнашындагы акцияләрне тыйган иде. Шуңа да карамастан шәһәр хакимияте митинг үткәрергә рөхсәт биргән.

XS
SM
MD
LG