Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:49

Украинадагы "Туган тел" оешмасы рәисе Канәфия Хөснетдинов татар мөселманнарның Киевта ачылган әр-Рахма мәчетенә йөрмәячәген әйтә.


Украина башкаласында яңа төзелгән әр-Рахма мәчетен ачу тантанасы узды. Бу Киевта манаралы беренче мәчет. Украина мөселманнарының диния идарәсе рәисе мөфти Әхмәт Тамим, бу бары тик мәчет кенә булмаячак, анда дини агарту эшләре дә барачак һәм анда мөселман булмаганнар да килә алачак, диде. Украина татарларының “Туган тел” милли-мәдәни үзәге рәисе Канәфия Хөснетдинов “Азатлык" радиосына "Украина татарларының үз дини идарәсе бар һәм без бу мәчет ачылышына бармадык", дип белдерде:

Канәфия Хөснетдинов

Канәфия Хөснетдинов

– Беләсезме, ул мәчет хәбәшиләр сектасыныкы. Без анда бармадык, катнашмадык. Ул тыелган оешма. Шуңа күрә без анда бармадык. Анда татар мөселман оешмаларының берсе дә булмады. Аны либанлы имам Әхмәт Тамим эшләтте.

– Анда Чечня мөфтие дә килгән, Украина мөфтие дә булган бит?

– Чечня мөфтие килгән, ул бу төзелештә бәлки ярдәм иткәндер, акча биргәндер, белмим. Русиядән килмәделәр, Татарстаннан гына килделәр. Татарстаннан өченче-дүртенче түрә килде. Анда Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин килде. Тагын кемнәр килгәнен белмибез, без анда булмадык. Үзебезнең традицион татар исламы, Кырым исламы, Башкортстаннан беренче кешеләр булмады.

Икенчедән, бу мәчетнең беренче ачылуы гына түгел, ул дүртенчеме, бишенчеме ачылу инде.

– Татарлар кайсы мәчеткә йөриләр соң?

– Безнең үзебезнеке бар, төрекләрнекенә дә 200-300 кеше җыела. Кырымнарның үзләренеке аерым.

– Ә татарлар йөри торган мәчет кайда урнашкан?

– Ул Татар өендә. Бездә бик яхшы Татар өе бар. Әле менә анда төзекләндерү эшләре бара. Аны безгә Татарстанның "Татнефте" алып бирде. Өч катлы, бик зур бина. Зур гына җире дә бар. Әле менә җир алдык һәм анда Киев ислам университеты төзиячәкбез. Анда барлык дәресләрне татар телендә алып барырга уйлыйбыз. Татар теле, гарәп теле, инглиз теле була анда. Әле генә ул турыда сөйләшү узды. Алла бирсә, аны сентябрьдә ачарбыз.

Безгә традицион исламны саклап калырга кирәк, татар исламын, татарча булсын. Татарстандагы, Башкортстандагы, Мәскәүдә Равил хәзрәт Гайнетдиннеке кебек булсын. Ә боларныкы секта. Бездә Украинада бик күп төрле оешмалар, Хизб ут-Тахрир, ваһаббилар, Мөселман кардәшләр һәм хәбәшиләр ирекле рәвештә теркәлеп ирекле эш алып баралар. Шундый демократия бездә, Украинада.

– Канәфия әфәнде, ә татарлар йөри торган урын мәчетме ул?

– Ул мәчет түгел, Татар өендәге аерым бер бина ул. Анда татар телендә алып барабыз җомга намазын. Имамыбызны Татарстаннан чакырдык, килде. Ул татарча алып бара. Кешеләр монда нәкъ менә татар телен өйрәнергә, татар телен ишетергә килә. Бик тыгыз, туганнарча итеп үткәрәбез. Барсына да ошый.

– Кеше күп йөриме?

– Җомга намазына 60-70 кеше туплана. Бәйрәм намазына күбрәк киләләр инде.

– Канәфия әфәнде, Украина татарларының Украина мөфтияте белән мөнәсәбәтләре ничегрәк?

Әр-Рахма мәчете

Әр-Рахма мәчете

– Безнең үз дини идарәбез бар. Без Украина мөселман җәмгыятьләренең дини идарәсен төзедек, Киев мөфтиятен. Хәзер безгә бөтен Украинадагы мөселман җәмгыятьләренең күбесе керә, татарлар җитәкләгән, имам булган оешмалар. Хәзер Украинада алты мөфтият бар. Аның берсе Әхмәт Тамимныкы. Алар менә мәчет ачты. Без анда йөрмибез. Анда Украина ватандашлары йөрми диярлек. Анда либанныкылар йөриләр. Һәм бераз кавказлар йөри.

Безнең Киевта үзебезнең гыйбадәт йорты, ә Донецкида бик зур мәчет бар, Харьковта мәчет бар, татар мәчетләре. Анда татар кешеләре. Имам татарча сөйләгәндә аның әйткән сүзләре йөрәккә май булып ята. Безнең үзебезнең дин һәм мәдәният турында ике журналыбыз чыгып килә. Мондагы бер татар имамы Коръәнне украин теленә тәрҗемә итте. Ул украин телендәге беренче Коръән китабы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG