Accessibility links

Джиоева президент Кокойтының эшеннән китүен таләп итә


Алла Джиоева
Алла Джиоева
Цхинвал шәһәрендә Алла Джиоева һәм аның тарафдарлары үзбилгеләнгән Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойтының вазифасыннан китүен таләп итте. Бу хакта Джиоева идарәсе башлыгы Михаил Ханикаев “РИА-Новости” агентлыгына әйтте.

Элегрәк оппозиция лидеры тарафдарларының парламентны тарату яклы имзалар җыюлары хәбәр ителгән иде.

Атна башында республиканың үзәк сайлау комиссиясе якынча нәтиҗә ясап хатын-кыз намзәт Алла Джиоеваның җиңүен әйтте. “Единство” хакимият фиркасеннән намзәт Анатолий Бибилов 16 процентка азрак тавыш җыйды.

Көньяк Осетиянең Югары мәхкәмәсе исә соңгы үткән президент сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел диде. Хөкемдар республика җитәкчесен тагын сайлау 2012 елның 25 мартында булачак дип игълан итте. Канунга нигезләнеп Алла Джиоева яңа сайлау кампаниясеннән читләштерелде.
XS
SM
MD
LG