Accessibility links

Сүриядәге бәрелештә дистәләгән кеше һәлак булды


Шимбә Сүрия хакимияте көчләре һәм оппозициягә күчкән хәрбиләр арасындагы бәрелештә 25-ләп кеше һәлак булды.

Сүрия хокук яклаучылары белдергәнчә, Идлиб шәһәрендә ике як атыш оештырган. Үлүчеләр арасында хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре, оппозиция яклы солдатлар бар дип әйтелде.

Берләшкән милләтләр оешмасының соңгы мәгълүматларына караганда, Сүриядә сигез айга якын баручы Бәшәр Әсадның китүен таләп иткән каршылык чараларында дүрт меңнән артык кеше һәлак булган.

Җомга БМО-ның кеше хокуклары оешмасы Димәшкне каршылык белдерүчеләргә көч кулланганы өчен кискен тәнкыйтьләп резолюция кабул итте. Әлеге оешма вәкилләре Сүриядәге хәлләрне тирәнтен өйрәнер өчен махсус кеше билгеләргә тиеш.
XS
SM
MD
LG