Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:49

Кытай социаль киеренкелек турында сөйли


Кытайда икътисади хәлнең начараюы сәбәпле, ил рәсмиләре халык арасында социаль киеренкелек арту мөмкинлегенә борчыла.

Бу хатка илнең комунистлар фиркасе вәкиле Кыйтаның төбәк җитәкчеләре белән узган җыелышта әйтте. Чыгыш ясаучы фикеренчә, хакимият социаль каршылыкларга начар әзерлектә, ил икътисадындагы тынычсызлыкны бетерү өчен яңа тәкъдимнәр кирәк.

Хәбәр агентлыклары билгеләп үткәнчә, гадәттә Пекин мондый чыгышлар ясамаска тырышкан.

Соңгы вакытта Кытайда каршылык белдерүче эшчеләр арткан, фабрикалар күпләп ябылган. Сәбәбе, көнбатыш илләрендә Кытай товарлары үтми башлаган, аларга сорау кимегән.

XS
SM
MD
LG