Accessibility links

Мьянмада митингларга рөхсәт бирүче канун имзаланды


Мьянма президенты Тейн Сейн хокук сакчылары каршы килмәгән очракта урам җыеннарын оештырырга рөхсәт итүче карарны имзалады.

Мондый канун авторитар хәрби режимлы илдә беренче тапкыр кабул ителде. Элегрәк Мьянмада урам җыеннары, оппозиция митинглары, барлык каршылык чаралары җитәкчелек тарафыннан тыелган иде.

Әлеге карар яңа идарә итә башлаган цивиль хөкүмәт тәэсирендә тормышка ашты. Хәрбиләргә бәйле хакимият Мьянмада үзгәрешләр ясап сәяси тоткыннарны да иреккә чыгарган иде. Бу атнада аларда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон булып китте, ул Мьянма хакимиятенә демократик җәмгыять төзүне дәвам итегез дигән теләк белдерде.
XS
SM
MD
LG