Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлауга “ГОЛОС” күзәтүчеләрен кертмиләр


Сайлаучылар хокукын яклаучы “Голос” оешмасының Татарстандагы вәкиле Олег Белгородский белдергәнчә, аларның күзәтүчеләрен республикадагы кайбер сайлау бүлекләренә кертмәгәннәр.

Татарстанда да сайлауны бәйсез күзәтүчеләр һәм фиркаләрнең вәкилләре контрольлек итә.

“Кайбер сайлау урыннарында “ГОЛОС” вәкилләреннән нәкъ шул бүлектә күзәтергә җибәрелгән дип язылган кәгазь таләп иткәннәр. Әмма канун нигезендә аны сорарга тиеш түгелләр, күзәтүчеләр бер урыннан икенче урынга ирекле күчеп йөри ала”, диде Белгородский.

Республикада өч миллионга якын сайлаучы тавыш бирүдә ала. Татарстандагы өч меңләп сайлау бүлекләре иртәнге сигездә ишекләрен ачты.

Татарстанда Русия парламентына сайлаудан тыш республиканың Дәүләт шурасы депутатларын өстәмә сайлау һәм муниципаль берәмлекләрдә җирле депутатларга тавыш бирү дә бара.

Республикада беренче тапкыр сайлау бүлекләрендә электрон тавыш бирү җайланмалары да кулланыла.

Русиядә Дәүләт думасына депутатлар сайлауда ил тарихында беренче тапкыр парламенттагы урын өчен илнең юстиция министрлыгы теркәгән җиде сәяси фирка, “Гадел Русия”, “Бердәм Русия”, ЛДПР, КПРФ, “Яблоко”, “Хак эш” һәм “Русия патриотлары” көч сынаша.
XS
SM
MD
LG