Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия президенты оппозиция ультиматумын кабул итми


Эдуард Кокойты
Эдуард Кокойты
Көньяк Осетиянең хәзерге президенты Эдуард Кокойты, республика хакимияте оппозиция куйган ультиматумны кабул итми, дип белдерде.

Кичә Цхинвалда Алла Джиоева һәм аның тарафдарлары Кокойтының вазифасыннан китүен таләп иткән иде.

Шул ук вакытта үзбилгеләнгән Көньяк Осетия башлыгы оппозициянең кайбер теләкләре объектив дип әйтте. Мисал өчен, президент сайлау нәтиҗәләрен Югары мәхкәмә тарафыннан дөрес түгел дип карар чыгару.

Кокойты белдергәнчә, оппозиция белән диалог дәвам итәчәк.

Алла Джиоева тарафдарлары сайлау нәтиҗәләрен дөрес дип тануны, хәзерге президентның, Югары мәхкәмә рәисе белән баш прокурорның да вазифаларыннан китүен таләп итте. Әлеге мөрәҗәгатьләр үтәлмәсә оппозиция каршылык чараларын дәвам итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG