Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда биш кораллы сугышчы үтерелгән


Казакъстанның Алматы өлкәсендә махсус операция вакытында биш кораллы сугышчы үтерелде, дәүләт иминлеге комитетының ике хезмәткәре һәлак булды.

Баш прокуратура вәкиле Нурдәүләт Сөендиков белдергәнчә, бер төркем экстремистлар Боралдай бистәсендә яшерелгән булган.

“Кораллы сугышчылар тыныч юл белән бирелергә теләмичә ут ачты һәм махсус хезмәт тарафыннан юк ителде”, ди Сөендиков.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, юк ителгән кораллы сугышчылар төркеме әгъзалары 8 ноябрьдә ике полиция хезмәткәрен үтергән һәм Алматыда яңадан көч куллану чарасы оештырырга җыенган.
XS
SM
MD
LG