Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Карзай: Пакыстан талиблар белән Кабул мөнәсәбәтенә тыкшына


Әфганстан президенты Хәмид Карзай, Пакыстан Кабул белән талиблар арасындагы мөнәсәбәтләргә тыкшына дип белдерә.

“Әлегә кадәр Пакыстан хакимияте талиблар белән сөйләшүләрдә ярдәм сорап язган барлык мөрәҗәгатьләрне кире кагып килде”, ди Карзай “Шпигель” журналына.

Дүшәмбе Германиянең Бонн шәһәрендә Әфганстанга багышланган халыкара конференция узачак. Исламабад делегатлары анда килүдән баш тарткан.

Бонн шәһәрендә үтәчәк конференциянең төп темасы - 2014 елда халыкара коалиция көчләрен Әфганстаннан чыгарганнан соң ил үсешенә багышлана.

Күптән түгел Әфганстанның иминлек киңәшчесе Дадфар Спанта, Пакыстанның махсус хезмәте һәм хәрби җитәкчелеге “яшел ут” кабызмаса талиблар белән тыныч сөйләшүләрне башлап булмаячак дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG