Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:02
Парламентка сайлауның беренчел нәтиҗәләренә күрә, “Бердәм Русия” Дәүләт думасында конституцион күпчелекне югалта.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белдергәнчә, 95 процент бюллетеньнәрне санаганнан соң “Бердәм Русия” парламентта 450 урынның 238-нә, КПРФ – 92, “Гадел Русия” – 64, ЛДПР – 56 урынга дәгъва кыла ала.

Сайлауда катнашкан калган өч фирка – “Яблоко”, “Русия патриотлары”, “Правое дело” җиде процентлык киртәне үтә алмаган.

Төбәкләрдәге җирле парламентка шулай ук “Бердәм Русия” намзәтләре күпчелек тавыш җыйган.

Русия үзәк сайлау комиссиясе ил халкының 60,2 проценты тавыш бирергә килде дип әйтте. Бу күрсәткеч 2007 ел белән чагыштырганда кимегән.

Чуров белдергәнчә, аларга якшәмбе булган сайлауга карата әлегә 117 шикаять килгән.

XS
SM
MD
LG