Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда парламент сайлавының икенче туры дәвам итә


Дүшәмбе Мисырда парламент сайлавының икенче туры башланды. Ике көнлек сайлаудан соң 52 урынга ияләр билгеле булачак. Ул урыннарга беренче турда иң күп тавыш җыйган ике ислам фиркасе дәгъва кыла.

Әлегә Мисырдагы сайлауда “Мөселман кардәшләр” хәрәкәте белән бәйле ирек һәм гаделлек фиркасе беренчелекне алды, радикал сәләфиләр фиркасе икенче урында.

Илнең билгеле дөньяви сәясәтчесе Мөхәммәт әл-Баради сайлауда либерал фиркаләрнең уңышсызлыгына хәефләнү белдерде.

Мисырда быел февраль аенда Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәннән соң парламент сайлаулары беренче тапкыр үтә. Ул берничә этапта барачак һәм яңа елның гыйнварында тәмамланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG