Accessibility links

Сүрия халыкара күзәтүчеләрне илгә кертергә ризалыгын бирде


Димәшк Гарәп дәүләтләре лигасының халыкара күзәтүчеләрен кабул итәргә ризалыгын бирде. Бу хакта бүген Сүриянең тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Элегрәк лига Димәшккә ультиматум куйган иде. Анда яңа атна башланганчы Сүриягә чит ил күзәтүчеләрен кертергә рөхсәт бирү таләп ителде. Ул шартлар үтәлмәгән очракта Димәшккә каршы яңа дипломатик һәм икътисади чикләүләр куелачагы әйтелде.

Күзәтүчеләр Бәшәр Әсад режимының каршылык белдерүчеләргә карата көч кулланмавын контрольдә тотарга тиеш.

БМО мәгълүматларына караганда, Сүриядәге оппозиция белән хакимият бәрелеше нәтиҗәсендә дүрт меңгә якын кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG