Accessibility links

Давутоглу алман министрын “исламчы террорчы” сүзләре өчен тәнкыйтьләде


Әхмәт Давутоглу (с) һәм Һанс-Петер Фридрих
Әхмәт Давутоглу (с) һәм Һанс-Петер Фридрих

Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Германиянең эчке эшләре министры Һанс-Петер Фридрихның "исламчы террорчылар" дигән сүзләренә ризасызлык белдерде.


Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Германиягә биш көнлек сәфәре кысаларында Берлинда Германиянең федераль эчке эшләре министры Һанс-Петер Фридрих белән очрашты. Үзенең чыгышы вакытында Фридрих “Без барлык террорчыларга каршы көрәшәбез. Расачылар белән дә, исламчы террорчылар белән дә көрәшәбез”, дигән сүзләр әйтте.

Алман министрының бу сүзләрен ишеткәч, Давутоглу, “Бер минут!” дип, аның сүзен бүлдерә. “Расачыл җинаятьләрнең христианнар тарафыннан эшләнгән булуына карамастан, мин “христиан террорчы” сүзен кулланмадым. Сез дә “исламчы террорчы” гыйбарәсен куллана алмыйсыз. Барлык дин вәкилләре дә хата ясый, ләкин бу әле динне гаепләргә ярый дигән сүз түгел. Тарихта бик күп вакыйгалар булды, без бит алманнарны расачы димибез. Расачыл җинаятьләр, неонацистик террор оешмасы дия алабыз, ләкин христиан террор оешмасы дия алмыйбыз. Бу 11 сентябрь вакыйгаларыннан калган бер стереотип”, диде Давутоглу алман министрына.

Фридрихның: “Шулай да Әл-Каидә дия алабыз...”, дигәненә Давутоглу: “Әйе, Әл-Каидә яки Баадер-Майнхоф террор оешмасы дип әйтә алабыз, ләкин исламчы яки христиан террор оешмасы дияргә ярамый”, дигән җавап кайтарды.

Берлиндагы очрашудан берничә көн элек Әхмәт Давутоглу Һамбург, Франкфурт һәм Мүнхен шәһәрләрендә булды. Бу шәһәрләрдә расачыл неонацистик оешмалар 8 төрек, 1 грекны үтерде, 68 төрекне үлем исемлегенә кертте. Давутоглу шул оешмаларның корбаннары булган төрекләрнең туганнары белән очрашты. Алардан ишеткәннәрен ул Фридрихка да җиткерде.

Төрек министры алман коллегасыннан әлеге мәсьәләнең ахырга кадәр тикшерелүен теләп, Төркия һәм Германиянең хезмәттәшлек итәчәгенә өметен белдерде. “Җинаять корбаннарының гаиләләре безнең ярдәмне тойсын”, диде ул. Фридрих үз министрлыгында бу темага бер җыелыш уздырырга һәм алман полициясенең эш итү ысулларын үзгәртергә вәгъдә бирде.
XS
SM
MD
LG