Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә Джиоева тарафдарлары каршылык белдерүне дәвам итә


Алла Джиоева
Алла Джиоева
Үзбилгеләнгән Көньяк Осетиядә оппозиция тарафдарлары президентлыкка намзәт булган Алла Джиоеваны яклап митинг үткәрде.

Хәбәрчебез сүзләренчә, Цхинвал үзәгенә меңләп кеше Джиоевага теләктәшлек белдерергә чыккан. Оппозициянең бер әгъзасы, республика Югары мәхкәмәсенең сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел дигән карарын кире кагуны таләп итеп ачлык игълан иткән.

Дүшәмбе Алла Джиоева кабаттан Көньяк Осетия президентыннан үзенең җиңүен танырга һәм вазифасыннан китәргә чакырды.

Элегрәк республика башлыгы оппозиция куйган ультиматумны кабул итмәячәген әйтте һәм Джиоева тарафдарлары белән сөйләшүләргә каршы түгеллеген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG