Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Удмуртиядә “Бердәм Русия” әллә ни булдыра алмаган


Журналистлар сайлау нәтиҗәләрен көтә

Журналистлар сайлау нәтиҗәләрен көтә

4 декабрь үткән сайлауда Удмуртиядә “Бердәм Русия” өчен бирелгән тавышлар Татарстан һәм Башкортстан белән чагыштырганда күпкә азрак булган. Саннар халкының бу партиягә ышанычы кимүен күрсәтә.


Сайлаучы буларак үземә, кайберәүләр әйтүенчә, сайлау урыннарында бармак төртеп теге яки бу партия өчен тавыш бирегез диючеләр булмады. Дөрес, сайлауга берничә көн кала бер очрашуга килгәндә, подъезддагы игъланнар тактасында бер кәгазьгә игътибар иттек. Анда: “Безнең өйдә кайнар су 4 декабрьгә бирелмәсә, сайлауга бармаячакбыз”, дип язылган иде. Күрәсең, шундый очраклармы, әллә башка сәбәпләрме, “Бердәм Русия”гә тавышны күпләп җыярга комачаулаган.

“Безнең өйдә кайнар су 4 декабрьгә бирелмәсә, сайлауга бармаячакбыз”

“Безнең өйдә кайнар су 4 декабрьгә бирелмәсә, сайлауга бармаячакбыз”

Удмуртия сайлаучысы Татарстан белән Башкортстандагы тавыш бирүчедән аермалы буларак, башка партияләрне дә якын иткән. Мисал өчен, “Справедливая Россия” – Удмуртиядә 11%тан артык тавыш җыйса, күршеләрдә 5%тан бераз гына артык.

Либерал-демократлар өчен Татарстан белән Башкортстан сайлаучысы 3% һәм 5%тан артык тавыш биргән, ә Удмуртиядә бу сан 17%ка якын. Коммунистлар өчен дә Удмуртия сайлаучысы тавышын җәлләмәгән – 19 %тан артык, күршеләрдә 10% һәм 15%тан күбрәк.

Удмуртиядә сайлау исемлегенә кертелгән кешеләрнең 56 %ы гына тавыш бирергә кирәкле дип санаган. “Сайлаулар тыныч, низагсыз барды, нинди дә булса киеренкелек туган очракта, аларны территориаль комиссия әгъзалары үзләре хәл итте”, диде Удмуртия радиоэфирында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Пономарев.

Төнлә сайлау бюллетеньнәрен санаганда республиканың Завьялово районы Хохряки авылы урта мәктәбендә урнашкан сайлау урынында ут сүнгән. Утны бер сәгатьтән соң гына тоташтырганнар. Сәбәбе – билгесез. Сайлаулар барышын күзәтүчеләр һәм полиция хезмәткәре комиссия әгъзаларын бюллетеньнәр тулы өстәл яныннан ерактарак торуын таләп иткән.

Удмуртиядә җирле идарә итү органнарына да сайлаулар үтте. Алар барышында да төрле хәлләр булуы турында ишетергә туры килде. Кандидатлар сайлаучыларга атна саен төрле газета-брошюралардан тыш, бүләкләр дә тараткан, бушлай берничә айга җирле газеталар яздырырга ышандырган. Сайлауга бер-ике көн калгач, көндәшләрен пычрату максатыннан төрле хәбәрләр басылган листовкалар тараткан.

Өч республикада сайлау нәтиҗәләре
(Әлеге саннар 5 декабрьнең 16 сәгатенә)

Удмуртия Татарстан Башкортстан
Гадел Русия 11.18% 5.29% 5.45%
ЛДПР 16.59% 3.48% 5.2%
Русия патриотлары 2.54% 0.43% 0.54%
Коммунистлар 19.55% 10.59% 15.65%
Яблоко 2.84% 1.08% 1.25%
Бердәм Русия 45.09% 77.85% 70.5%
Правое дело 0.67% 0.37% 0.39%

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG