Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үз президентына каршы тавыш бирде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова белән сайлау бүлегендә. 4 декабрь 2011
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова белән сайлау бүлегендә. 4 декабрь 2011

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, Русия думасына сайлау нәтиҗәләре Татарстанның ярым тоталитар җәмгыять икәнлеген күрсәтә.


Ил күләмендә 50% та тавыш җыя алмаган “Бердәм Русия”гә татарстаннарның 79%лабы тавыш бирде. Хәтта күршеләреннән дә уздырып җибәрде. Мари Иле, Удмуртиядә “Бердәм Русия”не сайлаучылар Татарстан белән чагыштырганда азрак иде.

Республикаларны бетерү, президент атамасын юкка чыгару, оптимальләштерү сәясәте дигән булып милли мәктәпләрне, мәдәният йортларын ябу, ил халкыннан русияле дигән бер милләт кенә ясау сәясәте алып барган “Бердәм Русия” фиркасе һәм аның җитәкчеләренә Татарстан халкы ни өчен шулкадәр мөкиббән соң? Татарстаннарның күпчелеге тавышын “Бердәм Русия”гә биреп үзенең президентына, милләтенә каршы чыккан булып чыга түгелме?

Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков фикеренчә, сайлау нәтиҗәләре Татарстанның ярым феодал, ярым тоталитар җәмгыятьтә яшәгәнлеген күрсәтте.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
“Беренчедән, Татарстанда авыл халкы шактый күп. Аларның консерватив икәнлеге күптән билгеле. Бөтен ил күләмендә “Бердәм Русия” җыйган тавыш якынча Русиядәге пенсионерлар санына туры килә. Соңгы вакытта әлеге фирка бик тырышып пенсионерларга пенсияне күтәрү белән шөгыльләнде. Минемчә, менә шушы ике фактор Татарстанда да йогынты ясаган.

Миңа калса, “Бердәм Русия”гә күп кенә ярдәм итү (хәрәмләшүләр, күпләп бюллетеньнәр ташлау – Н.А.) дә булган кебек тоела. Бу турыда мәгълүмат юк, әмма уйлап караганда, шуны чамаларга мөмкин.

Бу нәтиҗәнең татарларга бер начар ягы бар – без хәзер Русиядәге башка алга киткән төбәкләрдән артка калган булып күренәбез. Нәтиҗәләр безнең ярым феодаль, ярым тоталитар җәмгыятьтә яшәгәнлегебезне күрсәтә. Чөнки Татарстандагы сайлау нәтиҗәләре Русиянең башка төбәкләрендәге нәтиҗәләргә ошамаган. Начар як белән аерылып торганлыкны күрсәтә дисәң дә дөрес булыр.

Монда Татарстан имиджы һәм федераль үзәккә тугрылык мәсьәләсе үлчәүгә куелган. Уйлавымча, безнең җитәкчеләр федераль үзәккә хезмәт итүне сайлады һәм шул юл белән китте. Сайлау саннары моның нәтиҗәсен күрсәтә”, ди Исхаков.

Республикада кайбер районнар тулысы белән диярлек “Бердәм Русия”не сайлаган. Мисал өчен Норлатта 99,9%, Апаста 98,6%, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Мөслим, Чирмешәндә 97%-тан артыграк кеше әлеге фиркагә тавыш биргән.

Авыллар белән чагыштырганда Татарстанның эре шәһәрләрендә, мисал өчен, Казан һәм Чаллыда “Бердәм Русия”гә 60% белән 70% арасында тавыш биргәннәр. Дамир Исхаков шәһәрләрдә дә әлеге югары саннарны хәрәмләшүләр китергән булырга мөмкин дип әйтә.

“Казан шәһәре үзенең дөньяга карашы ягыннан Мәскәү белән Петербурдан әллә ни аерылырга тиеш түгел. Сайлау нәтиҗәләрендә әллә ни зур аерма булмаска тиеш кебек иде”, ди Исхаков.

Халык кушканны эшли

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов халык “Бердәм Русия”гә Татарстан җитәкчеләре кушканга сайлады дип белдерә.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
“Элек тә шулай иде, хәзер дә ул мирас буларак калды, җитәкчеләр ничек әйтсә (Татарстанда – Н.А.) - халык шуңа күбрәк карый. Миңнеханов сайлау алдыннан бу (“Бердәм Русия”не сайлау – Н.А.) республикага кирәк дип әйткән иде. Республика җитәкчелегендә ниндидер стабильлек, киләчәк турында уйланулар бар. Башкалар белән чагыштырып карасаң, Татарстанга бик күп акча керә, ә бүтән республика һәм өлкәләр аның кадәр алмый.

Мәскәү белән дә сөйләшү җиңел түгел. Элек 90-нчы елларда ансатрак иде, чөнки республикалар бердәм булды. Федерациянең унлап субъекты бертавыштан үз фикерен әйтә иде. Алар таралды. Әлеге сөйләшүләрдә хәзер күп очракта Татарстан берүзе генә кала. Монда инде сәясәтне нечкәрәк алып барырга кирәк”, ди Хәкимов.

Республика җитәкчелегенә беренче чиратта акча кирәк

Академик, тарихчы Индус Таһиров та Татарстан халкы “Бердәм Русия”не күңелләренә хуш килгәнгә түгел, ә җитәкчелек сүзләренә колак салып кына сайлаган дип әйтә.

“Монда халык безнең җитәкчелеккә, Рөстәм Нургалиевичка һәм Шәймиевнең элекке авторитетына ышаныч белдерә. Чөнки башка ышанырдай кеше күренми. Монсы беренчедән булды.

Икенчедән, безгә шушы форсаттан күбрәк файдаланып күбрәк алып калу кирәк, чөнки бу илнең киләчәге юк, ә Татарстанның киләчәге бар. Аның икътисади үсеше дә башкача, проблемнары булса да авылы да бар.

Индус Таһиров
Индус Таһиров
Татарстан менә бу республикалар бетерелү дигәнгә, телебезне кысуга ризасызлык белдерә ул. Ә бүген исә финанс агымнарыннан тулысынча файдаланып калырга кирәк. Универсиадага әзерлек йөзеннән һәм башка эшләр эчен бюджеттан акчалар бүленеп бирелә. Бу тавыш бирдерү – тик шуңа гына юнәлтелгән.

Мәскәүгә ризасызлык халыкта әлбәттә бар. Ни генә кушсалар да, Татарстан әле акрынлап кына үзенекен эшләп килә. Бу сайлауда Татарстанның “Бердәм Русия”гә тавыш бирүе чын саннар түгел. Административ ресурслар да, башка мөмкинлекләр дә файдаланылды”, ди Таһиров.

Татарстанга кара мөһер сугылмасмы?

Дамир Исхаков фикеренчә, Мәскәү бүген бирә торган акчаларны иртәгә бирмәскә мөмкин. Соңгы сайлау нәтиҗәләре дөнья җәмәгатьчелеге алдында Татарстанның дәрәҗәсен нык төшерә, ди ул.
Алга таба ул акчалар булырмы?

“Аналитиклар республиканың демократиягә хирыслыгы ягыннан караганда шактый кара мөһер сугарга мөмкиннәр. Бу сайлау нәтиҗәләренә күрә, киләчәкне уйлап караганда, нык кына оттырабыз. Күсәк белән башыңа сугып торган вакытта шул фиркагә тавыш биреп тору сәер күренеш.

Мин үзебезнең сәясәтчеләрне аңлыйм. Алар Мәскәүгә тугры хезмәт итсәк, республикага ресурслар керә дип уйлый. Шул юл белән республикадагы икътисади проблемнарны хәл итәргә уйлыйлар. Әмма эш шунда бит – ул акчалар алга таба булырмы-юкмы. Анысы әлегә билгеле түгел. Тавыш бүген бирелгәч, хезмәткә күчкән булып исәпләнәсең, ә ресурслар алга таба да керерме, юкмы – ансы икенче мәсьәлә”, ди Исхаков.

Мартта тагын кәмитләр көтелә

Индус Таһиров әйтүенчә, ил күләмендә “Бердәм Русия”нең 50% тавыш та җыя алмавы – ул гражданлык җәмгыяте барлыкка килү күрсәткече булып тора.

Бер генә фиркадән туйдылар инде
“Төп фирка үзенең конституцион күпчелеген югалткан икән, бу процесс алга таба да дәвам итәчәк. Халык инде айнып килә һәм кемнең-кем икәнен, нәрсә эшләргә тиеш икәнен бик яхшы белә. Кысуларга һәм кыстауларга карамастан. бу фирка 49,5% кына җыйган икән, димәк киләсе сайлауда бу процентларны да җыя алмаячак дигән сүз. Бу процесс дәвам итеп, бу фирка хакимияттән китеп, илдә фиркаләр алмашып тору системасы барлыкка килсә, илнең киләчәге булырга мөмкин. Әгәр алай килеп чыкмаса - илнең киләчәге юк. Чөнки бер генә фиркадән туйдылар инде. Бу кешеләрдән туйды инде халык. Аларның вәгъдәләренә ышану юк хәзер.

Әгәр чын рәвештә сайлау үткәрелгән булса, “Бердәм Русия” 40%-тан артык та тавыш җыя алмас иде. Мартта президентны сайлау булачак, ул сайлауда күрербез, әле тагын да кәмитләр булачак, ул җиңел генә үтмәячәк”, ди Таһиров.

Халыкның 30%-ы гына “Бердәм Русия” тарафдары

Дамир Исхаков та алда булачак президент сайлауда “Бердәм Русия”нең югалтулары зуррак булырга мөмкин дип әйтә. "Бердәм Русия"нең бүгенге җиңүен ул алдагы зур җиңелү буларак бәяли.

Путинның үз башына төшәчәк
“Сайлауда Русиянең 60%-лап халкы катнашып, тавышларның яртысын гына “Бердәм Русия” җыйган икән, димәк ил халыкының 30%-лабы гына аның яклы. Халык йә бөтенләй сайлауга килмәде, йә килсә дә башка фиркаләргә тавыш бирде. Димәк, “Бердәм Русия”нең социаль нигезе зур түгел. Бу нәтиҗә президент сайлау вакытында Путинның үз башына да килеп төшәчәк.

Башка фиркаләргә тавыш бирүчеләр һәм дума сайлавына бармаучылар берләшеп бөтенесе каршы чыкса, бу хакимият бик авыр хәлдә калачак. Чагыштырмача “Бердәм Русия”нең бүгенге җиңүе – ул икенче яктан зур гына җиңелү белән бергә барачак. Халык алдында абруй булмаса – ул хакимият легитим түгел. Шул исәптән Русия президенты власте дә. Ул Русия һәм аларның сәясәтчеләре өчен бик начар нәрсә”, дип белдерде Дамир Исхаков.
XS
SM
MD
LG