Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Көньяк Осетия мәхкәмәсе сайлау нәтиҗәләренең дөрес түгеллеген раслады


Алла Джиоева тарафдарлары

Алла Джиоева тарафдарлары

Үзбилгеләнгән Көньяк Осетиянең Югары мәхкәмәсе 27 ноябрьдә үткән президент сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел дигән карарын кабат раслады. Бүген бу хакта мәхкәмә рәисе Ацамаз Биченов белдерде.

Сайлау нәтиҗәләрен дөреслеген расларга теләп оппозиция лидеры Алла Джиоева тарафдарлары мәхкәмәгә шикаять биргән иде. Анда Джиоева үзен республиканың канун нигезендә сайланган президенты дип саный.

Цхинвалда оппозиция каршылык белдерүен дәвам итә.

Кичә Алла Джиоева Русия президенты идарәсе вәкиле белән Көньяк Осетияне сәяси кризистан чыгару мәсьәләсендә сөйләшмәячәген белдерде. Оппозиция лидеры ул сөйләшүләрнең киләчәге өметсез дип саный.

XS
SM
MD
LG