Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Русиядә узган сайлау дәүләтнең өч зур җитәкчесенә күләгә төшерде. Путин, Медведев, Грызловка ышаныч кимеде. Алга таба ни көтәргә?

Премьер-министр Владимир Путин күктән җиргә төште. Президент Дмитрий Медведевның йогынтысы тагын да кимеде. Борис Грызлов исә дума рәисе урыныннан китәр дип фаразлана.

Якшәмбе көнне узган сайлаудан соң хакимияттәге “Бердәм Русия” думада күпчелек урыннарга ия булса да, 2007 елда яулаган “супер күпчелек”, ягъни урыннарның өчтән ике өлешеннән колак какты. Бу “Бердәм Русия"гә кануннарны үзе теләгәнчә кабул итәргә комачауламаса да, киләсе елда үтәчәк президент сайлавы нәтиҗәсенә үз йогынтысын ясаячак. Дистә ел элек хакимияткә килгән Путин элитасы өчен бу борчулы бер ишарә булып тора.

Башта Грызлов 2003 елдан бирле утырган дума рәисе урыныннан китәчәк, дип фаразлана. Әмма белгечләр Грызловны эшеннән алу кебек адым белән генә хакимияттәге режим уз проблемаларын хәл итә алмас дип саный.

“Путинның популярлыгы кими бара, бу куркыныч хәл. Безнең алда Путин көчле сәясәтче итеп җитлекте. Аның дәрәҗәсен үскәнен күрдек. Популярлыгының иң югары ноктасына җиткәнен күрдек. Әмма аның төшкәнен әле күргәнебез булмады”, ди Мәскәүдән сәясәт белгече Дмитрий Орешкин.

Путин өч айдан, 2012 елның мартында җиңеп, кабат Кремльгә президент булып кайтачагына ышана. Әмма аның иле элеккеге Путин чорындагы ил түгел. Русиянең элитасында бүленеш барлыкка килде, ватандашлар җәмгыяте азмы-күпме ныгыды, илнең икътисади вазгыяте үзгәрде. Путинга бу шартларда үзе җайлашкан авторитар машинасын эшләтү авыр булачак. Нишләр Путин? Яңача идарә ысулын сайлармы әллә искечә эшләр өчен басымны арттырырмы?

“Аның башка сәяси көчләр белән сөйләшеп килешә алуын күз алдыма да китерә алмыйм. Ул шөрепләрне бору юлын сайлар дип уйлыйм”, ди Орешкин.

Сәясәт белгече фикеренчә, абруен үстерү өчен Путин халык күзен буяу кампаниясен башкарып чыгарга тиеш була.

“Яңа кораллы низаг тудырып аны “чишү”, эчкечелек һәм наркоманиягә каршы көрәш, Русия нигезләрен “какшаткан” Көнбатышны фаш итү кебек алымнар гади халыкның күңеленә хуш килергә мөмкин”, ди Орешкин.

“Дәрт бар - дәрман бетте”

Узган сайлау Медведевның “сәяси дәрманын” нык киметте.

24 сентябрьдә Медведев “Бердәм Русия” корылтаенда үзенең киләсе президент сайлавында катнашмаячагын игълан иткән иде. Күпләрнең фаразы тормышка ашты: Медведевның дүрт еллык президентлыгы да Путинның Кремльгә кире кайтуын әзерләү өчен оештырылган булган булса кирәк.

Медведевка “Бердәм Русия"дә намзәтләр җитәкчесе урыны бирелде һәм Путин президент булгач премьер-министр урыны вәгъдә ителде.

Медведевның фирка исемлеген җитәкләве “Бердәм Русия"гә өстәмә тавышлар китерер дип фаразланган иде, алай булмады. Бу Медведевның тагын бер мәртәбә сәяси көчсезлеген күрсәтте.

Миронов җиңде

Якшәмбе узган сайлау Путин, Медведев һәм Грызловның абруен төшергән булса, Федерация шурасының элекке рәисе Сергей Миронов өчен бу тавыш бирү җиңү булды дип санала.

Оешканда Кремльне яклап килгән Мироновның “Гадел Русия” фиркасе хәзер оппозициядә. Мироновның “Бердәм Русия"дән чыгып Федерация шурасы рәислегеннән алынуы Кремль белән каршылыкны тагын да арттырды.

Нәтиҗәдә “Гадел Русия"не яклаучылар артты. 2007 елдагы сайлаудан соң алар думадагы 450 урынның 38ен алган булса, яңа думада “Гадел Русия” депутатлары саны 64 булачак.

Хакимиятнең иң зур югалтуы исә - халыкның ышанычын югалту.

“Сайлау комиссиясе халык алдына чыгып игълан иткән процентларга формаль ышаныч булса, шулай ук халык ышанычы дигән әйбер бар бит әле. Аны санга сукмау мөмкин түгел. Аңа игътибар итмәгән хакимият акрынлап таянычын һәм хокукый нигезен югалта бара”, ди Мәскәүдән сәясәт белгече Кирилл Рогов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG