Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркотик таратучылар замана белән бергә атлый


Руслан Хәлимдаров
Руслан Хәлимдаров

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотик әйләнешен күзәтү бүлеге хезмәткәрләре наркотик таратучыларның заманча технологияләр кулланып эш итә башлаулары турында белдерә. Татарстанда "контактсыз схема" нигезендә эшләүче төркем әгъзалары тоткарланган.


Татарстанда агымдагы елның ун аенда наркотиклар белән бәйле 2 меңнән артык җинаять теркәлгән, 16 эре наркотик каналы ябылган. Ел дәвамында әйләнештән 122 кило наркотик һәм психотроп матдәләр алынган.

Хокук саклаучылар наркотик тарату белән шөгыльләнүчеләр уйлап тапкан яңадан-яңа башваткычларга гаҗәпләнә. Элек наркотикларны күпләп сатып алып, чемодан-чемодан акча белән йөрсәләр, хәзер наркотик сатучылар алдынгы технологияләр белән эш итә. Аларның алымнары интеллектуаль уенны хәтерләтә кебек.

Татарстанда Русия күләмендә беренче тапкыр яңа маддәгә нисбәтән җинаять эше ачылган. Аның нигезендә "контактсыз схема", яки бер-берсен күрмичә генә наркотик таратуда гаепләнеп, 12 кеше хөкем карары көтә.

Гаепләнүчеләрнең барысы да Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән. Бу хакта Русия эчке эшләр системасындагы наркотик әйләнешенә каршы эшчәнлек бүлегенең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында Эчке эшләр министрлыгының дүртенче санлы оператив эзләү бүлеге башлыгы Руслан Хәлимдаров хәбәр итте.

Бонуслы наркоманнар

Алга киткән технологияләр, электрон чаралар белән мактанган Русиянең наркотик таратучылары да замана шаукымы белән бергә атлый. Наркотикларны контактсыз тарату схемасын Петербурда уйлап табалар һәм ул бөтен төбәкләргә тарала.

Татарстан да бу яңалыктан читтә калмый. Республика полициясе, милиция вакытларында ук, шундый зур бер төркемне ача. Республикада бөтен Русия өчен беренче тапкыр 210нчы маддә нигезендә җинаять эше ачыла.

Әлеге эшкә бәйле 12 кеше язмышы карала. Алар барасы да Бөгелмә шәһәреннән, оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары, контактсыз схема, ягъни 4 телефон схемасын кулланып, наркотиклар таратуда гаепләнәләр.

Руслан Хәлимдаров белдерүенчә, алар күрешмичә, бер-берсен белмичә генә эшләгән. Бөтен аралашу смс аша барган. Наркотик таратучыга тауар турында смс килә. Акчаны терминал аша салгач, наркотикны барып алу урыны турында смс килә. Нигездә наркотикларны почта тартмаларына салып, әз күләмдә сатканнар.

Наркотик таратучы көн дәвамында берничә тапкыр сатып ала икән, аңа бонус билгеләнә, ягъни берничә грамм бушлай бирелә. Көнгә аларның чиста кереме 180 мең сум тирәсе булса, ай саен 8 миллион сум акча эшләгәннәр. Казанда наркотик сатуны оештыручылар Башкортстанда яшәгән, шуннан торып, кара бизнесларын контрольдә тоткан булган.

Җинаятьчел төркем 2007нче елдан 2009нчы елга кадәр эшләгән. Аларның берсе дә наркоман булмаган, киресенчә, физик яктан нык ир-атлар. Гел урын алыштырып торганнар. Оештыручылар артык бай булулары белән дә аерылып торган. Хәтта аларның берсе "канундагы карак" исеме алырга тиеш булган.

Җинаятьчеләрне ачыклау барышында бернинди оператив эшләр алып барылмады, бары тик техник эшләр башкарылды, ди Руслан Хәлимдаров. Чөнки җинаятьчеләр техника, аерым алганда кесә телефоннары белән генә эш иткән.

Тоткарланган вакытта бер диспетчерның өеннән 184 кесә телефоны, 500дән артык сим-карта алынган, ләкин бер тамчы наркотик табылмаган. Руслан әфәнде, шуңа да аларны тоткарлау авыр барды, ләкин бик кызыклы иде, ди. Хокук саклау органнарына кибет, банк, банкоматларга куелган күзәтү камералары ярдәм иткән.

Бу әле чәчәкләре генә

Хәзерге вакытта Бөгелмә төркеменнән барысы да тоткарланып, мәхкәмә карары көтеп ята. Оештыручылар арасында берсенең дә моңа кадәр хокук бозганы булмаган. Җинаятьчеләрне ирекләреннән 20 елга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Руслан әфәнде белдерүенчә, шундый схема белән эшләгән төркемнәр тагын Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабугада да ачыкланган. Яңа технологияләр кулланып наркотик таратуның бу әле башы гына, берничә елдан соң башкача алым куллана башлаячаклар, дип белдерде ул.

Героинны дезоморфин алыштыра

Бөгелмә төркеме героин гына сатса, калган төркем спайслар сату белән шөгыльләнә. Гомумән, наркотиклар базарында героин өлеше кимегән. 2008нче елда ул барлык наркотикларның 70%ын тәшкил итсә, хәзер ул 8%ка калган икән.

Соңгы ел ярым эчендә ул бөтенләй югалды, ләкин кабаттан чыга башлады инде, ди Руслан Хәлимдаров. Наркоманнар "дизайн-наркотик"ларга, ягъни төрле спайслар, дезоморфиннарга өстенлек бирә. Чөнки алар очсыз.

Тиз арада дезоморфинга утыручылар – хатын-кызлар. Республикада дезоморфин киң таралган төбәкләр – Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Азнакай шәһәрләре, дип белдерелде матбугат очрашуында.

Бизнес корбаннары

Билгеле булганча, составында кодеин булган препаратларны Татарстанда сату тыелды. Шуңа күрә Татарстан наркоманнары күрше төбәкләргә чыгып, кирәкле матдәләрне сатып ала. Русиядә әлеге препаратларны тыю турындагы канун киләсе елның 1нче июленнән генә гамәлгә керәчәк.

Русия түрәләре бу канунны хәзер үк гамәлгә кертмәүләрен дару җитештерүче олы компанияләр белән бәйләп аңлата. Билгеле булганча, фармацевтика – зур бизнес, ә кодеин булган препаратлар – шул зур бизнесның күп акчалар китерүче бер тармагы.
XS
SM
MD
LG