Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия” Думада 238 урынга ия


Бүген Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров президент Дмитрий Медведев белән очрашты
Бүген Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров президент Дмитрий Медведев белән очрашты
Русия Дәүләт думасына үткән сайлауда, 100 процентка якын бюллетеньнәрне санаганнан соң, “Бердәм Русия” 50 процентка якын тавыш җыйган. Шул рәвешле хакимият фиркасе парламенттагы 450 урынның 238нә ия булды. КПРФка - 92, “Гадел Русия” – 64, ЛДПР – 56 урынга мандат алды.

Сайлауда катнашкан калган өч фирка – “Яблоко”, “Русия патриотлары”, “Правое дело” җиде процентлык киртәне үтә алмады.

Бу хакта бүген Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров ил президенты Дмитрий Медведевка әйтте. Медведев сайлау вакытындагы тәртип бозу очракларын тикшерергә кушты.

Чуров кичә 117 шикаять килүен белдергән иде. Сайлаучылар хокукын яклаучы «ГОЛОС» оешмасы соңгы тавыш бирүдә меңгә якын хәрәмләшү теркәгән.
XS
SM
MD
LG