Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ элекке совет илләрен демократик реформаларга чакыра


Һиллари Клинтон Вильнюста чыгыш ясый
Һиллари Клинтон Вильнюста чыгыш ясый

Һиллари Клинтон Русия, Беларус, Украинада һәм Үзәк Азиядә демократия, кеше хокуклары торышына борчылу белдерде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русияне дума сайлавындагы гаделсезлекләр өчен тәнкыйтьләде һәм элекке совет республикаларын демократик реформалар үткәрергә чакырды.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы министрларының Вильнюста ачылган ике көнлек җыенында Клинтон Русияне әлеге оешма күзәтүчеләренең киңәшләренә колак салырга өндәде.

“Күрүебезчә, күп кенә урыннардагы сайлаулар һәм Русиядә әле үткән дума сайлаулар ирекле дә, гадел дә булмады. Ул сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе безне бик нык борчый. Парнас кебек бәйсез сәяси фиркаләргә сайлауда катнашу хокукы бирелмәде. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы хисабында сайлау көнендә ялган бюллетеньнәр салу, сайлаучылар исемлекләре белән хәрәмләшүләр һәм башка борчулы хәлләр турында әйтелә”, - диде Клинтон

Бу Клинтонның дума сайлавы турында соңгы ике көндә инде икенче мәртәбә тирән борчылу белдерүе булды. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы җыенында Клинтоннан соң Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясады. Әмма ул Клитонның тәнкыйть сүзләренә җавап бирүдән тыелып калды.

Башка элекке совет илләрендәге җитешсезлекләргә һәм хокук бозуларга тукталып Клинтон оешмадагы 56 илнең министрларына сишәмбе кичендә Вильнюста Беларус активистлары белән очрашып Беларустагы хокук бозулар турында сөйләшәчәген игълан итте.

Бер ел элек Беларуста үткән президент сайлауда президент Александр Лукашенко җиңеп чыкканнан соң сайлаудагы хәрәмләшүләргә протест белдергән оппозиция рәхимсез рәвештә бастырылган иде.

Клинтон Беларустагы аерым хокук бозуларга, шул исәптән былтыргы президент сайлауда Лукашенкога көндәш булганнарның тоткарлануына һәм узган айда танылган хокук яклаучының төрмәгә ябылуына да тукталды.

“Беларуста, моннан 40 чакрымнан да азрак арада гына кеше хокукларын яклаучылар даими эзәрлекләнә. Алесь Беляцки кебек кешеләр салымнан качуда гаепләнеп дүрт ярым елга төрмәгә ябыла. Әмма дәүләт аларның чын җинаяте дип дәүләт эзәрлекләве корбаннарына ярдәм итүләрен саный. Демократик оппозициядән президентлыкка намзәт булган Андрей Санникау һәм Микалай Статкевич хөкүмәтнең бастыру чараларына бер ел тулганда әле дә башка тоткыннар белән бергә төрмәдә кала бирә”, - ди Клинтон.

Клинтон шулай ук демократиядән чигенүче илләр рәтенә Украинаны да кертеп элекке хөкүмәт башлыгы Юлия Тимошенконы ирегеннән мәхрүм итеп мәхкәмәдә хөкем итү сәясәт белән бәйле булырга мөмкин дигән шик белдерде.

АКШ дәүләт секретаре Үзәк Азия республикаларында да кеше хокукларын ныгыту, демократик реформалар үткәрү зарурлыгына басым ясады.

“Кушма Штатлар Үзәк Азия илләре белән Әфганстан, сәүдә, энергия һәм башка мәсьәләләрдә хезмәттәшлек итәргә теләсә дә, без Үзәк Азиядәге партнерларыбызны, андагы хөкүмәтләрне дә, җәмгыятьне дә демократик реформалар үткәрергә һәм төп кеше хокукларына мөнәсәбәтне яхшыртырга чакырабыз”, - диде Клинтон.

Клинтон Мисырдагы парламент сайлавында җиңеп чыккан исламчы “Мөселман кардәшләр” фиркасенә мөрәҗәгать итеп, кеше хокукларын хөрмәт итәргә, демократик таләпләргә буйсынырга өндәде. Мисырда исламчы фиркаләрнең җиңүе илдә демократиягә таба хәрәкәтне кире бормаска тиеш, диде.
XS
SM
MD
LG