Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:11

Мәскәү үзәгендә 600-ләп кеше тоткарланды


Думага сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдереп Триумфаль мәйданга җыелган берничә йөз кеше тоткарланган, берничә кешене полиция каты кыйнаган. Тоткарланучылар һәм кыйналучылар арасында журналистлар да бар.


7 декабрь 2011

6 декабрь кичендә Мәскәүдә Триумфаль мәйданда 600-ләп кеше тоткарланды. Хакимиятләр белән килешенмәгән бу чарага килгәннәр Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык күрсәтте. Тоткарланганнарның күбесе әле дә полиция бүлекләрендә кала. Берничә кешене ОМОН каты ук кыйнаган һәм аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Полиция сишәмбе кичендә каршылык күрсәтүчеләр белән бергә дистәләгән журналистны да тоткарлады. Мисал өчен, “Коммерсант” газеты хәбәрчесе кыйналды. Чәршәмбе Русия журналистлар берлеге полициянең әлеге гамәлен кискен хөкем итте. Берлек массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен кулга алу, аларга карата көч куллану очракларын тикшерүне таләп итте.

Журналистлар берлеге, полиция хезмәткәрләре әлеге гамәлләре белән халыкны куркытырга тели һәм моңа каршы торыр өчен журналистлар эчке эшләрнең, прокуратураның җәмәгать шураларында әгъза булуны туктатырга тиеш, дип белдерә.

Каршылык чарасында катнашучы хәбәрчеләр белдерүенчә, Триумфаль мәйданда Кремль канаты астындагы яшьләр оешмалары вәкилләре дә үз чараларын үткәргән. Алар барабаннар сугып "Путин - җиңү!", "Медведев - җиңү" дип кычкырып утырган. Кремль фатихасындагыларның гамәлләре шулай ук хакимиятләр белән килешенмәгәнгән була, әмма ОМОН-чылар аларга тимәгән.

Социаль челтәрләрдә 10 декабрь көнне Русия күләмендә чара үткәреләчәге хәбәр ителде. Илнең 50-ләп шәһәреннән интернет кулланучылар Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү өчен оештырылачак бу чараны кайсы вакытта һәм кайда үткәрү турында сөйләшүләр алып бара. Мәскәүдә булачак митинг, "Солидарность" хәрәкәте вәкилләре белдерүенчә, хакимиятләр белән килешенгән инде.

Сишәмбе кичендә Петербурда да 200-ләп кеше тоткарланган. Шулай ук Самар һәм Дондагы Ростов шәһәрләрендә каршылык чаралары үткәнлеге турында хәбәр ителә.

6 декабрь 2011

“Коммерсант” газеты хәбәр итүенчә, 6 декабрь кичендә Мәскәүдә 50 меңләп полиция хезмәткәре һәм эчке эшләр министрлыгының 11500 хәрбие бар иде.

6 декабрь көнне иртән үк Мәскәүгә янә өстәмә көчләр кертелгәнлеге турында хәбәрләр таралды. Русия башкаласында яшәүчеләр моңа борчылып Волгоград, Энтузиастлар, Ярославль, Кутузов урамнарыннан хәрби машиналар кәрванының үзәккә таба үтүен хәбәр итте. Хәрби техниканың Мәскәү урамнары буйлап баруы интернетта да пәйда булды.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте дә Мәскәүгә хәрбиләрнең кертелүне кире какмады. Министрлык, иминлек көчләре 4 декабрьдә булган сайлаудан соң тавышларны санап бетергәнгә кадәр башкалада яшәүчеләр иминлеген сакларга җәлеп ителә дип белдерде.

Сишәмбе көнне өстәмә көчләр кертелгәнгә кадәр дә Русия башкаласында полиция һәм хәрбиләр кирәгеннән күбрәк иде. Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе матбугат хезмәте Итар-ТАССка иминлек саклау өчен 1 декабрьдән үк 51,5 мең хезмәткәр җәлеп ителгәнлекне әйтә.

Кремль канаты астындагылар "Бердәм Русия"не яклый

Оппозиция һәм Кремль канаты астындагы төрле оешмаларның чаралары кыза төшү, мөгаен, өстәмә көчләр җәлеп итүгә китергән. 6 декабрь көнне хакимият күзәтүендәге “Наши” хәрәкәте Кремль янындагы Манеж мәйданында “Бердәм Русия”гә теләктәшлек чарасы үткәрде. Анда биш меңләп кеше катнашкан.

Шулай ук сишәмбе кичендә Русия думасы рәисе Борис Грызлов җитәкчелегендә Кремль фатихасы белән тагын бер зур чара булачагы да хәбәр ителде.

Оппозициядәгеләр тоткарлана башлады

5 декабрь көнне Мәскәүдә Александр Грибоедов һәйкәле янында оппозициянең зур каршылык чарасы үтте инде. Ун меңләп кеше думага сайлау нәтиҗәләренә һәм сайлау барышы вакытында хәрәмләшүләргә ризасызлык белдерде.

6 декабрьдә каршылык белдерергә чыкканнарны ОМОН тоткарлый

6 декабрьдә каршылык белдерергә чыкканнарны ОМОН тоткарлый

“Теләктәшлек” (“Солидарность”) оештырган “Сезнең сайлаулар – фарс” дип аталган бу чарадан соң баштан-аяк коралланган ОМОН хезмәткәрләре 300-дән артык кешене кулга алды. Янәсе, әлеге тоткарланучылар полиция хезмәткәрләренә буйсынмаска чакырган. Кулга алынучылар арасында хакимияттәгеләрнең коррупцияләрен фаш итүче Алексей Навальный, “Теләктәшлек”нең рәистәше Илья Яшин, “Зәңгәр чиләкләр” хәрәкәте активисты Петр Шкуматов һәм башкалар да бар иде.

Мәскәүдәге мәхкәмә Яшинны “полиция фәрманына буйсынмау”да гаепләп, аны 15 тәүлеккә төрмәгә ябу карары чыгарды. Навальныйга да шундый ук гаепләү белдерелер дип көтелә.

Навальный 5 декабрь кичендә үзенең чыгышы вакытында сәяси элитаны һәм Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинны кискен тәнкыйть утына тоткан иде.

“Путин хакимияттә булганда нәрсә эшләде соң? Аның ышаныч яулауга мөмкинлекләре бик зур иде. Контрольдә тоткан думасы да, теләктәшлек белдерүчеләре дә бар, нефтькә дә бәяләр бик югары иде. Хәзер тирә-ягыбызга карасак, без бернәрсәгә дә ирешелмәгәнлекне күрәбез. Милиция, армия реформалары да, коррупциягә каршы көрәш тә барып чыкмады. Моннан ике, биш ел элек Путин тарафдарлары булганнар, хәзер “егет, без сине эшкә алган идек, әмма син бернәрсә дә эшләмәдең, шуңа күрә без сиңа теләктәшлек белдермибез, дип әйтә”, дигән иде Навальный.

Путин да югалтуларны таный

Оппозиция әгәр тавышлар биргәндә хәрәмләшүләр булмыйча, нәтиҗәләр дөрес саналса, “Бердәм Русия”нең хәлләре тагын да мөшкелрәк булыр иде дип белдерә.

“Чынлыкта “Бердәм Русия”гә 35% тирәсе, хәтта аннан да кимрәк тавыш бирелгән. Аларның хәлләре миллионлы шәһәрләрдә тагын да хөрти. Анда аларга 20-25% кеше тавыш бирде. Бу коммунистларның, “Гадел Русия” һәм ЛДПР-ның җиңүе түгел, ә кешеләр "Бердәм Русия”гә каршы булганга гына аларны сайлады”, дип белдерде оппозиция лидерларының берсе Владимир Рыжков.

6 декабрь көнне Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин да югалтулар булуны таныды. “Әйе, югалтулар булды, әмма аларсыз булмый...” дип әйтте. Думадагыларның да күпчелеге үзгәрәчәген, президент сайлаудан соң хөкүмәттәгеләрнең алыштырылачагын вәгъдә итте. Әмма оппозиция дә, халык та бу вәгъдәләргә ышанмый. Сайлау нәтиҗәләре дә, оппозиция оештырган чарага ун меңләп кешенең килүе дә моңа мисал булып тора.

Кремль алдан ук аяк киенде

Русия җитәкчелеге сайлаудан соң каршылык чаралары, халык ризасызлыгы артачагын алдан ук сизде күрәсең. Сайлау алды кыстаулары барган көннәрдә президент Дмитрий Медведев та, хөкүмәт башлыгы Владимир Путин да хәрбиләр, иминлек сакчылары янында күбрәк булырга тырышты. 2012 елдан аларның акчалары артачак дип вәгъдә ителде, яңа фатирлар бирү чараларында да күп катнаштылар.

Монда ике зур максат күз алдында тотылганлыгына ишарәли. Беренчесе, сайлау вакытында хәрбиләрне “Бердәм Русия”гә күбрәк сайлату булса, икенчесе, аларны вәгъдәләр белән һәм акчаларын арттырып каршылык чараларын бастырырга әзерләү.

Русия саклану министры Николай Панков сүзләренчә, илдәге барлык хәрбиләрнең 90%-ы сайлауга барган. Димәк, 4 декабрь көнне 9 миллион хәрби тавыш биргән. Бу бөтен сайлаучыларның 14%-ка якынын тәшкил итә.

“Независимая газетага” саклану министрлыгыннан бер хезмәткәр, хәрби бүлекләрдәге ябык сайлау урыннарында солдатларның күпчелеге “Бердәм Русия”гә генә сайлады дип белдерә.

"Чараларга тиешле рәвештә киртә куела"

Интернет челтәрендә Facebookта сишәмбе көнне ризасызлар Мәскәүдә Триумфаль мәйданда янә яңа митинг үткәрергә җыена дигән хәбәрләр таралган иде. Бу чарага оппозициядәге “Башка Русия” (“Другая Россия”) хәрәкәте һәм “Яблоко” фиркасенең дә кушылачагы әйтелде.

Путинның сүзчесе Дмитрий Песков, 5 декабрь көнне Мәскәүдә Грибоедов һәйкәле янында булган меңнәрчә кеше җыелган митингка карата “хакимиятләр белән килешенмәгән чараларга тиешле рәвештә киртә куелырга тиеш” дип Reutersка белдергән иде. Әмма “тиешле рәвештә”нең ничек икәнен аңлатып тормады.

Песковның әлеге сүзләре һәм Мәскәүгә хәрбиләрнең, полиция хезмәткәрләренең күпләп кертелүе, киләчәктә оппозициянең һәр чыгышы кискен бастырылуларга дучар булмасмы дигән сорау да тудыра.

Ул гына да түгел, халык үз иткән интернеттагы “Дождь” телеканалы һәм Җанлы журналлар да 6 декабрь көнне гел өзеклекләр белән эшләп торды. Сайлауларны күзәткән бәйсез матбугат сәхифәләре дә 4 декабрь көнне хакер һөҗүмнәренә дучар булган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG