Accessibility links

Русия журналистлар берлеге хәбәрчеләрне тоткарлауны тикшерүне таләп итте


Русия журналистлар берлеге массакүләм мәгълүмат чараларының вәкилләрен кулга алу, аларга карата көч куллану очракларын тикшерүне таләп итте. Кичә Мәскәүдә Дәүләт думасының сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү чараларында катнашкан дистәләгән хәбәрче зыян күрде.

Журналистлар берлеге, полиция хезмәткәрләре әлеге гамәлләре белән халыкны куркытырга тели һәм моңа каршы торыр өчен журналистлар эчке эшләрнең, прокуратураның җәмәгать шураларында әгъза булуны туктатырга тиеш, дип белдерде.

Кичә Триумфаль мәйданда 600гә якын каршылык белдерүче тоткарланды һәм аларның күбесе Мәскәүнең полиция бүлекләрендә утыра. Хокук сакчылар акциядә катнашучыларга һәм журналистларга карата көч кулланды. Мисал өчен “Коммерсант” газеты хәбәрчесе кыйналды.
XS
SM
MD
LG