Accessibility links

Кайнар хәбәр

Геометрия белән шигърият кавышуы


Лилия Газизова
Лилия Газизова

2-4 декабрьдә Казанда Николай Лобачевский исемендәге Халыкара шигърият фестивале үтте.


Бөек математик исемендәге бу шигърият бәйрәмендә Нью-Йорктан, Лондоннан, Германиянең Һалле каласыннан, Киевтан, Мәскәүдән, Иркутскидан, Новосибирскидан, Казаннан, Чаллыдан һәм башка шәһәрләрдән килгән шагыйрьләр, үз иҗатлары белән таныштырып, нәфис сәнгатькә геометриянең тәэсире турында фикерләрен әйтте.

Дөресен әйтергә кирәк, мондый конференция һәм шигырь бәйрәменең үтүенә нормаль кеше ышанырлык түгел. Эвклидча булмаган геометриянең шигърияткә нинди тәэсире булсын? Булса, аннан халыкка һәм шагыйрьләргә ни файда?

Әмма чыннан да бу халыкара форум матур гына үтеп китте, аны киң җәмәгатьчелек, әлбәттә, белми калды, чөнки сайлау алды мәшәкате белән яшәгән казанлыларда геометрик шигърият кайгысы булмады.

Урамнарның карга батуы, бозлавык, нәрсә ашарга, ни кияргә дип баш ваткан күпчелек Казан университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә ниләр барганын белми калды. Ә менә тар һәм бик нәзакәтле даирә өчен бу тарихи вакыйга ниндидер фантастик казаныш булып тоелды.

Фестиваль программасы
Фестиваль программасы
Бу форумны Татарстан язучылар берлеге, Аксенов музее һәм Казан университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырган. Ул Аксенов музеенда җомга иртәсендә башланып китте.

Башта “Николай Лобачевский белән Казан буйлап йөрүем” дигән түгәрәк өстәл булды, көндезге сәгать 14.00тә Халыкара шигърият фестиваленең тантаналы ачылышы булды. Аны шушы проектны уйлап чыгарган һәм оештыру хәстәрен үз өстенә алган Лилия Газизова алып барды.

Шунда ук Ленар Гыйльметдинов һәм Фәрит Гобәевнең нәкыш һәм фотография әсәрләре күргәзмәсе ачылды. Беренче көнне Русиянең яшь шагыйрьләре иҗаты белән танышу оештырылды. Төштән соң Новосибирскида чыгучы “Сибирские огни” журналы бәйрәме булды, Һалле шәһәрендә яшәүче Сергей Бирюковның “Лобачевский байрагы астында шигърият” дигән видео-чыгышы каралды.

Әдәбият сөючеләр арасында билгеле журналлар: “ШО”, “Дети Ра”, “Дружба народов” кебек басмаларның иҗат бәйрәме төн уртасына кадәр диярлек дәвам итте.

Шимбә көнне Лобачевский исемендәге китапханәдә "Сәнгатьчә аңга эвклидча булмаган геометриянең тәэсире" дигән фәнни-гамәли конференция узды, андагы чыгышларның һәркайсын аңлау өчен шигъриятне дә, математиканы да яхшы белергә, Казанны яратырга, яңалыкны сөяргә кирәк.

Якшәмбе көнне Казанның мәдәни үзәкләре буенча экскурсия, Лондонда яшәүче шагыйрә Лидия Григорьеваның шигъри фотографияләре күрсәтелде. Бу чараларда Лондонда һәм Мәскәүдә яшәүче шагыйрь, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Бохараев та катнашты.

Татарстан язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе Лилия Газизова “Азатлык” хәбәрчесенә Лобачевскийның фәнни һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән күптән кызыксынуын әйтте.

Лобачевский тапкан Эвклидча булмаган геометрия ачышына күрә, ерактагы мохиттә хәтта параллель сызыклар да кисешә ала. Бу форум шуны күрсәтә: геометрия һәм шигърият бер-берсенә параллель булса да, аларның да кисешүе мөмкин. Бу очракта шушы ике дөньяның Казанда очраштырылды.

Заманында Казан университетының ректоры һәм баш китапханәчесе булган бөек математик Лобачевскийның фәнни ачышлары һәм хәзерге чор шигърияте турында сөйләшү очраклы хәл түгел. Бу шигъри һәм фәнни-гамәли форумның чыгышларын һәм мәгънәсен аерым өйрәнергә кирәк. Мондый гадәти булмаган чара иҗади фикерләүне үстерергә ярдәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG