Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:23

Кытай һәм АКШ хәрбиләре киңәшмә үткәрде


Чәршәмбе Пекинда Кытайның һәм Кушма Штатларның югары хәрби җитәкчелеге киңәшмә үткәрде.

Америка делегатларын Пентагон башлыгы ярдәмчесе Мишель Флурно җитәкләде. Кытай тарафыннан - армия гаскәрләре идарәсенең вәкиле булды. Аның сүзләренчә, әлеге очрашу ике илнең мөнәсәбәтләрен яхшырту теләген күрсәтте.

Мондый киңәшмә Пекин белән Вашингтон арасында киеренкелек булганнан соң беренче тапкыр оештырылды. Сентябрь аенда АКШ Тайванга хәрби корал тапшыру турында килешү төзегән иде, Кытай аны үзенең фетнә вилаяте дип атый.

Пекинны шулай ук Кушма Штатларның Тын океан төбәгендә хәрби көчләрен арттыру планы да борчый.

XS
SM
MD
LG