Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә Кокойтының президентлык мөддәте чыга


Эдуард Кокойты
Эдуард Кокойты
Көньяк Осетиядә бүген рәсми рәвештә республика башлыгы Эдуард Кокойтының президентлык мөддәте тәмамлана.

Аның урынына 27 ноябрьдә үткән президент сайлауда җиңгән намзәт килергә тиеш иде. Көньяк Осетиянең Үзәк сайлау комиссиясе оппозиция лидеры Алла Джиоеваның хакимият фиркасеннән булган Анатолий Бибиловка караганда 16 процентка күбрәк тавыш җыюын әйтте.

Республиканың Югары мәхкәмәсе сайлау нәтиҗәләрен дөрес түгел дип тапты һәм кабаттан тавыш бирүне 2012 елның 25 мартына билгеләде. Цхинвалда Джиоева тарафдарлары мәхкәмә карарына каршылык белдерүен дәвам итә.
XS
SM
MD
LG