Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:39

Путин президент сайлауда намзәт булырга гариза бирде


Владимир Путин

Владимир Путин

Чәршәмбе Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясенә президент сайлауда намзәт булырга гариза бирде.

Хәзер Үзәк сайлау комиссиясе аның документларын биш көн эчендә тикшереп чыгарга тиеш.

Путин 27 ноябрьдә Мәскәүдә үткән “Бердәм Русия” җыенында фирка тарафыннан президентлыкка намзәт итеп билгеләнгән иде.

Русия башлыгын сайлау 2012 елның 4 мартында үтәчәк.

XS
SM
MD
LG