Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

АКШ Иран халкы өчен интернетта илчелек ачты


2009 елда Тәһранда элекке АКШ илчелеге янына АКШка каршы шигарләр күтәргән кешеләр җыелды

2009 елда Тәһранда элекке АКШ илчелеге янына АКШка каршы шигарләр күтәргән кешеләр җыелды

1979 елда ябылган илчелек урынына АКШ яңасын ачты, әлегә интернетта гына. Вашингтон Иран халкы белән элемтә булдырырга тели.

АКШ үзенең Ирандагы илчелеген 1979 елда япканнан бирле ике ил арасында бар төрле рәсми, дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре туктатылган иде. Менә 32 ел узгач ике ил халыклары арасында элемтәне яңарту омтылышы ясала. Бу эшне АКШ чикләрне танымаган мәгълүмат кыры – интернет ярдәмендә оештырмакчы. Яңа сәхифә АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон мөрәҗәгате белән ачыла.

“АКШ һәм Иран арасында дипломатик мөнәсәбәтләр булмаганга күрә, Иран халкы, без озак еллар сезнең белән аралаша алмадык. Әмма бүген яңа технология ярдәмендә без бу җитешсезлекне бетерәбез, ике ил, ике халык арасында аңлашуга нигез булдырабыз, яңа виртуаль илчелекнең максаты шул”, диелгән фарсы теленә дә тәрҗемә ителгән бу мөрәҗәгатьтә.

1979 елда Иранда ислам инкыйлабы булган һәм Тәһрандагы илчелектә 52 американ тотык итеп алынган иде. Иран илчелекне “шымчылар оясы” дип атады. Шуннан бирле АКШның Ирандагы илчелеге ябык. Кирәк чакта Америка исеменнән Иранда Швейцария дипломатлары эш итә.

Соңыннан АКШ һәм халыкара җәмәгатьчелек Иранны атом коралы ясауда гаепли башлады, Иран үзенең атом програмының бары тик тыныч максатларда эшләнүен кабатлап килде.

Сәясәт кенә түгел

Яңа сәхифәдә ике телдә – фарсы һәм инглиз телләрендә АКШка виза алу, Кушма Штатларда уку мөмкинлекләре турында мәгълүмат бар. Шулай ук анда халыкара оешмаларның Ирандагы кеше хокуклары торышын бәяләве һәм ватандашлар җәмгыятенең хәле турында мәкаләләр урнаштырылган.

Иран рәсмиләренең Американы дошман итеп күрсәтү сәясәте турында сәхифәдә аерым бер бүлек бар. Аның исеме “Хакыйкать һәм ялган”. Беренче җөмлә – “АКШ Иран халкын көчсезләндерергә һәм хөкүмәтне бәреп төшерергә тели” диелгән һәм ни өчен мондый карашның ялган булуына дәлилләр китерелгән.

Дөреслек исә “АКШның сәясәте барлык халыкларның хокукларын һәм җаваплылыгын тану. Иранда да моңа уңай караш булса, Иран белән хезмәттәшлек итәргә без әзер”, диелгән сәхифәдә. "Әмма моңарчы Иран үз илендә һәм читтә тискәре гамәлләре белән таныла килде. Иран атом коралын ясамавын күрсәтер өчен үз иленә күзәтүчеләрен кертми, Иран террорчыларны җитештереп, аларны акча һәм корал белән тәэмин итеп тора, Гыйрак һәм Әфганстандагы АКШ хезмәткәрләренә һөҗүмнәр оештырырга ярдәм итә, Израил-фәлестин низагын тыныч юл белән чишүгә киртәләр куя, үз ватандашларының хокуклары бозылуына күз йома. АКШ үз ватандашларын һәм күрше дәүләтләрнең хокукларын хөрмәт иткән Иранны гына хөрмәт итәчәк”, диелгән яңа виртуаль илчелекнең сәхифәсендә.

Бәйләнешне киңәйтү

Мондый сәхифә булдыру АКШның Иран халкы белән элемтә булдыруның беренче тырышлыгы түгел инде. Соңгы берничә айда Ак Йорт Facebook һәм Twitter’да фарсы телендә үзенең сәхифәсен ачты. Дәүләт департаментында фарсы телендә сөйләүче матбугат вәкиле бар.

АКШка виза алырга теләгән Иран кешеләре аңа яңа сәхифә аша мөрәҗәгать итә алачак. Әмма аны алганчы илчелек вәкилләре белән сөйләшү өчен мөрәҗәгать итүчеләре барыбер АКШ илчелеге булган берәр күрше илгә барып кайтырга тиеш булачак.

Күпләр өчен әлеге сәхифә бары тик формаль бер яңалык булып калачак.
"АКШка виза алу һәм анда бару Иран халкы өчен чамадан тыш кыйбат", ди күптән түгел АКШка укырга килгән студент активист Мәһди Арабашаһи.

"АКШ хөкүмәте Иран халкы арасында аңлашу күпере булдырырга тырышты, әмма бу иранлыларның проблемаларын чишә алмый, “ диде Мәһди исемле егет.

Үз исемен әйтергә теләмәгән икенче берәү, сәхифәдә урын алган мәгълүматны башка җирдә дә табып була иде, бердән-бер аерма – биредә ул фарсы телендә язылган. "Ләкин без барыбер АКШка виза ала алмаячакбыз", диде бер Иран егете.

Дөньяда интернетны чикләү эшендә иң оста илләрнең берсе саналган Иран бу сәхифәгә керүне дә тыярга мөмкин.

фарсы телендә: http://persian.iran.usembassy.gov/

инглиз телендә: http://iran.usembassy.gov/index.html

XS
SM
MD
LG