Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдатов намус хөкемендә калдырылды


Эдуард Солдатов
Эдуард Солдатов

Татарстан Югары мәхкәмәсе элеккеге хөкемдар Эдуард Солдатовның эшен яңадан карады. Югары мәхкәмә Яңа Савин мәхкәмәсенең карарын дөрес дип табып, прокуратура таләбен канәгатьләндермәде.

26 октябрь көнне Казанның Яңа Савин мәхкәмәсе исерек килеш руль артында 23 яшьлек Марат Гайнетдиновны бәрдереп үтергән Эдуард Солдатовны иректә калдыру карары чыгарган иде.

Хокукчылар, кануный яктан бу карарны урынлы дип бәяләсә дә, әхлакый күзлектән караганда, җинаятьче үз җәзасын алырга тиеш, дип белдерә. Элеккеге хөкемдар Эдуард Солдатов эше Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә киң кайтаваз китереп чыгарды.

Экс-хөкемдар ике мәхкәмәдән дә “коры” чыкты

Прокуратура белдерүенә караганда, Солдатов тикшерү барышында үз гаебен танымаган. Бары мәхкәмә утырышында гына үзенең җинаять эшләвен таныган булган.

Шунысын да әйтергә кирәк, элеккеге хөкемдар беренче мәхкәмәгә кадәр үк машина белән бәрдереп үтергән Гайнетдиновның ата-анасына 1,5 ярым миллион сум акча түләп, якларның үзара дәгъва мәсьәләсен хәл иткән.

Нәтиҗәдә, октябрь аенда үткән утырышта Яңа Савин мәхкәмәсе гаепләнүче Эдуард Солдатовны иректә калдыру карары чыгарды.

Массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге карардан соң шактый кызу бәхәсләр булып алган иде. Ягъни Солдатовның үлгән егетнең гаиләсенә акча түләп, хокукый җаваплылыктан котылуына һәм мәхкәмәнең дә бу килешүне күздә тотып, аны иректә калдыруына күпләр ризасызлык белдергән иде.

Әлеге карардан соң күп тә үтмәде, прокуратураның, Яңа Савин мәхкәмәсе карары белән килешмичә, эшне Татарстан Югары мәхкәмәсенә җибәрүе билгеле булды.

Яклар килешенгәч, мәхкәмә чарасыз

6 декабрьдәге Югары мәхкәмә утырышында, Яңа Савин мәхкәмәсенең карары урынлы дип табылды. Эшне кабат карап чыкканнан соң, яңа хөкем чыгаруны кирәксенмәделәр. Нәтиҗәдә, гаепләнүче һәм зыян күрүче якларның үзара килешүе белән Эдуард Солдатов иректә калды.

Хокукый яктан кануннарга сыйган, әмма әхлакый яктан халыкта зур ризасызлык уяткан әлеге вакыйга уңаеннан хокукчы Фәридә Миронова, Солдатов җәзадан котылса да, әхлакый яктан барыбер иза чигәчәк, дип белдерә.

“Җинаять акчага сатылмый”

"Акча түләп, кешене терелтеп булмый. Кешеләрнең акча өчен үз туганнарын сатуын мин аңлый алмыйм. Бу – үлгән егетнең ата-аналары өчен әйтүемнән. Ә Солдатовка килгәндә, ни генә булмасын, җинаять җинаять булып кала. Җинаять акчага сатылса да, ул барыбер хәтердә кала.

Мәхкәмә карарын күрмичә, берни дә әйтә алмыйм. Яклар арасында килешү булган икән, карар шулай кала. Чөнки ике як та мәхкәмә эшеннән канәгать калган бит.

Хәзер бит кешенең хокуклары аз. Аның хезмәт хакы да аз. Хәзер бит кеше үз бөерләрен дә җиңел генә сатып җибәрә. Әмма хокукчы буларак, мин бу җинаятьне болай калдырмас идем. Исерек килеш руль артына утырып, кеше үтерә икән, ул җинаятьче барыбер үз җәзасын алырга тиеш", ди хокукчы Фәридә Миронова.

Дөрес, Эдуард Солдатов та, әхлакый яктан үз җәзасын алгандай, мәхкәмә утырышында елап җибәргән. Мәхкәмә рәисенең тынычланыгыз дигән сүзеннән соң, бары прокуратура шикаяте белән килешмәвен генә әйтә алган. Шулай итеп, элеккеге хөкемдар җиде еллык төрмә җәзасыннан котылып калды.
XS
SM
MD
LG