Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

Протест дулкыны Казан белән Уфаны да капламакчы


Петербурда полиция протест җыенын туктатырга маташа

Петербурда полиция протест җыенын туктатырга маташа

Дума сайлавындагы хәрәмләшүләргә протест җыеннары шимбә көнне бар Русия буйлап, шул исәптән Казан һәм Уфада да үтәчәк.

Русиядә үткән дума сайлавыннан соңгы көннәрдә Мәскәүдә хәрәмләшүләргә ризасызлык белдерү җыеннарын полиция көч белән таратып килә. Чәршәмбе Мәскәүдә гаделсез сайлауга ризасызлык белдерүче дистәләрчә, Петербурда йөзгә якын кеше тоткарланды. Дүшәмбе, сишәмбе дә йөзләрчә протест белдерүче тоткарланган иде. Шимбә көнне исә протест җыеннарын бар Русия буйлап, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда да үткәрергә җыеналар.

Сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр протест чарасын 10 декабрьдә, бу шимбә көнне ил күләмендә уздырырга җыена. Дәүләт телевидениеләре Мәскәү һәм Петербурдагы урам җыеннары, аларның көч белән таратылуы турында халыкка мәгълүмат бирмәү сәбәпле, интернет бу җыеннар турында төп хәбәр чыганагы булып кала. Интернет шулай ук бу көннәрдә үзара хәбәрләшергә, халыкка тупланырга да ярдәм итә. Facebookта төзелгән протест төркеменә шимбә көнне Мәскәүдәге җыенга барабыз дип теркәлүчеләр саны инде 15 мең тирәсе. ВКонтактеда да андый төркемгә теркәлүчеләр саны җиде мең чамасы.

Хакимият бу протест җыенын Мәскәүнең Инкыйлаб мәйданында үткәрү өчен рөхсәт биргән, әмма анда катнашучылар санын 300-дән арттырмау шарты куйган.

Полиция мәгълүматларына караганда, сишәмбе көнне Мәскәүдәге протест җыенында 600-ләп, Петербурда 200 һәм Ростов-Донда 25 кеше тоткарланган.


Уфада ризасызлык белдерүчеләр күп булырга охшый

Башкортстанда сайлаудагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдерүчеләр дә шимбә көнне Уфада зур митинг оештырырга җыена. Хәрәмләшүләр протест белдерү җыеннары Уфада 6 һәм 7 декабрь көннәрендә дә үтте. 6 декабрьдәге җыенда шимбә көне үтәчәк протест чарасы турында сүз барды.



Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетының элекке рәисе, дума сайлавында “Гадел Русия” фиркасе исеменнән намзәт булган Азамат Галин “Азатлык радиосы”на бездә Башкортстандагы сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмә аша гамәлдән чыгару өчен җитәрлек дәлилләр бар дип белдерде:

Азамат Галин

Азамат Галин

- Без шикаятьләрне эчке эшләр министрлыгына 5 декабрьдә үк илтеп биргән идек. Бүген без тагын өч гариза яздык, фальсификацияләр турында.

- Җавап булдымы соң?

- Канун нигезендә җавап килергә тиеш ун көн эчендә. 10 көн эчендә процессуаль рәвештә кабул итәргә тиешләр. Эш ачулары мөмкин дип уйлыйбыз, фактлар бик күп.

- Сайлау нәтиҗәләрен үзгәртә алырмы соң ул?

- Кичә Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе утырышында өч фирканең вәкилләре үз фикерләрен белдерде. Канунда “үзгә фикер” дип атала ул. Башкортстандагы сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару өчен безнең нигез бар. Канунда язылган процессуаль тәртип бар, максатка ирешү өчен без шул юлдан барабыз.

- Моңа ирешү мөмкин дип уйлыйсызмы соң?

- Әйе. Безнең фактлар бик күп бит. Башкортстандагы барлык территориаль сайлау үзәкләрендәге хәрәмләшүләр турында безнең фактлар бар.

- Шимбә көнне Казанда да, Русиянең башка шәһәрләрендә дә сайлаудагы хәрәмләшүләргә протест чаралары үтәчәк.

- Ул турыда ишеттек. Бездә дә, Уфада да бүген рөхсәтсез пикет узды. Митингны унына дип билгеләделәр.

- Сез анда катнашырга җыенасызмы, башка сәяси көчләр анда чыгачакмы?

- Бүгенге пикетта сайлауда катнашкан барлык фиркаләр вәкилләре, намзәтләр барысы да катнашты. «Бердәм Русия» генә юк, калганнары барысы да бар.

- Халык җыелыр дип уйлыйсызмы?

- Бүген кеше күп булды. Мин санамадым, әмма моңарчы Башкортстанда рөхсәтсез урам чараларына шул кадәр күп кеше җыелганы юк иде. Шуңа күрә рөхсәт булса...

Шимбә көнгә билгеләнгән протест җыены турында сөйләшә башлагач телефон сөйләшүе өзелде һәм шуннан соң Азамат Галин белән яңадан бәйләнешкә кереп булмады.

Уфаның Киров районындагы 140-нчы территориаль сайлау бүлгесенә китерелгән бюллетеньле капчыкларны ачканнан соң кире ябалар. Күзәтүчеләр территориаль сайлау бүлгесендә бу капчыкларга ялган бюллетеньнәр салынуын әйтә.



Татар хәрәкәтенә протестны урыс милләтчеләре оештыруы ошамый

Интернеттагы ВКонтакте сәхифәсендә 10 декабрь көнне Казанда да протест чарасы үткәрү турында белдерү чыгарылды. ВКонтактеда Казандагы шимбә җыенына киләбез дип теркәлүчеләр саны 2000-ләп булса, 3500-дән артык кеше бәлки килербез дип белдергән. Татарстан хакимият фиркасенә иң күп яклау белдерүче төбәкләр арасына керде. Республикада “Бердәм Русия”не яклаучылар 78 процент тирәсе булды. Татарстанда сайлауда хәрәмләшүләр, канун бозулар турында хәбәрләр күп булса да, бары тик бер канун бозу очрагы гына рәсми рәвештә танылды.

ВКонтактеда үзләрен Казанда үтәчәк протест чарасын оештыручылар дип таныткан «Милли коткару фронты» белдерүгә зур хәрефләр белән “Без сәламәт рус халкы өчен, көчле милләт һәм бөек ил өчен”, - дип тә өстәгән.

Сайлау нәтиҗәләре һәм Казандагы протест җыенын оештыручыларның әлеге шигаренә мөнәсәбәтен Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт белдерде:

Галишан Нуриәхмәт

Галишан Нуриәхмәт

- Сайлау нәтиҗәләрен караганнан соң, Чечня президентының бервакыт: “Без кирәк булса 120 процент та тавыш бирә алабыз”, - дигән сүзләре искә төште. Шуның шикелле безнең Татарстан да Русиянең башка төбәкләрен узып китеп процентны 78-гә җиткергән. Әмма мин сайлау урынында күпме генә кешедән сорасам да, берсеннән дә «Бердәм Русия»гә тавыш бирдек дигән сүзне ишетмәдем. Барысы да «Бердәм Русия»дән башка фиркагә тавыш бирәбез диделәр. Ләкин мин сайлау вакытында алдашуларның бик каты булганлыгын ишеттем. Менә безнең яндагы “Азатлык” татар яшьләре оешмасы вәкилләре күзәтүче булган урыннарда “Бердәм Русия” өчен бирелгән тавышлар 30 процент тирәсеннән дә артмый. Кайбер җирләрдә исә төзелгән протоколларны үзгәртергә мәҗбүр иткәннәр. Ә менә “Азатлык” яшьләре күзәтүче буларак катнашкан бер җирдә дә хакимият фиркасенең тавышлары 30 проценттан артмады, ди бөтенесе дә. Шимбә көнне үтәчәк җыенга килгәндә, “Азатлык” яшьләре анда чыгу турында сөйләшә, бөтен Русия чыккач без ничек инде чыкмаска дип, чөнки Татарстан безнең иң күп ялганлау үзәге булды.

- Ә халык җыелыр дип уйлыйсызмы, кайсы сәяси көчләр катнашыр дип уйлыйсыз?

- Сайлауда парламентка үткәрелмәгән “Яблоко” да, "Правое дело" да чыгар дип уйлыйм. Яшьләр белән бергә шул турыда сүз алып бара идек, бөтен Русия чыкканда нигә Татарстан авызын ачып карап торсын дип.

- Галишан әфәнде, интернетта бу митингка чакыручы белдерүдә оештыручылар: “Без урысларның сәламәт, көчле милләт булуы өчен!” дигән шигарь чыгарган. Төп оештыручылары урыс милләтчеләре дип уйларга була. Сез дә сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдергәндә, алар да белдергәндә, алар белән ничек хезмәттәшлек итү була ала?

- Алар белән безнең бернинди дә хезмәттәшлек тә булырга мөмкин түгел. Безнең Татарстанга килгәннәре, хәтта ЛДПРныкылар да, Русия руслар өчен димәделәр, монда йөргәннәре. Башта алар кычкырганнар иде “Россия для русских”, - дип, әмма монда килгәч азрак йомшардылар. Ләкин “Яблоко” да, уң көчләр дә русияле интернациональ булырга тиеш, ди. "Яблоко" хәтта Русия булгач интернациональ булырга тиеш дип китап та чыгарды”, - ди Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Азатлык татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Наил Нәбиуллин исә урыс милләтчеләренә мөнәсәбәтен ачыграк итеп белдерде.

Наил Нәбиулллин

Наил Нәбиулллин

​“Бер яктан караганда мин ул митингка тулы теләктәшлек күрсәтергә телим, чөнки анда күтәрелгән мәсьәләләр мине дә борчый. Әмма икенче яктан караганда, ул интернетта таралган мәгълүматлар күрсәтүенчә, алар бөек урыс халкы шигарен күтәрә. Миңа урыс мәсьәләсе белән спекуляция бер дә ошамый. Шуңа күрә без анда чыкмаска мөмкинбез. Бу мәсьәләне бүген “Азатлык” җыелышында караячакбыз. Халык әле андый зур каршылык чараларына әзер түгел дип уйлыйм. Шуңа күрә халык бик күп чыкмас дип уйлыйм”, - диде Азатлык татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Наил Нәбиуллин.

Дума сайлавындагы гаделсезлекләргә протест белдерү җыеннары шимбә көнне шулай ук Түбән Новгород, Төмән, Тверь, Оренбур, Сарытау, Кемерово, Красноярски, Краснодар, Томски һәм башка шәһәрләрдә дә үтәр дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG