Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флера Сафиуллина үз мәктәбен булдырган галимә


Флера Сафиуллина Германиядән килгән студентлары белән
Флера Сафиуллина Германиядән килгән студентлары белән

Танылган галимә, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сафиуллина татар теленең киләчәге һәм аның дөньякүләм абруен күтәрү өчен тырышты.


Күренекле галимә 8 декабрьдә Казанның Иске татар зиратында җирләнде.

Казан федераль университетында филология һәм сәнгать институтының тәрҗемә белеме һәм мәдәни багланышлар бүлеге кафедрасы филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова әйтүенчә, Флера Сафиуллина гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар теленең парлы сүзләре тупланмасын чыгару теләге белән янып йөргән. Бу сүзләрнең соңгы вакытта күбәю сәбәпләрен дә тикшергән.

Галимәне соңгы вакытта хакимияттәгеләрнең татар теленең кулланыш дәрәҗәсенә битарафлыгы да борчуга салган.

“Сәясәтнең үзгәрүенә бик нык борчылды. Хәзерге вазгыятьтә дә телне ничектер гамәлгә, тормышыбызга кертергә дигән фикерләрне уйлап, аларны алга этәреп йөрде. Ул бервакытта да татар теленең киләчәге куркыныч астында булыр дигән курку белән яшәмәде. Ул гел: “Яшьләрнең телгә мөнәсәбәте уңай булганда безнең татар теле бетмәс әле”, дип әйтә иде. Бу мәсьәләдә ул гел оптимист булды”, ди Шәмсетдинова.

Флера Сафиуллина
Флера Сафиуллина
Флера Сафиуллина гомере буе татар теле иң мөкәммәл телләрнең берсе дигән карашны алга сөрде. Узган гасырның 90-нчы еллар ахырында ул, интернет аша да татар телен өйрәнү мөмкинлекләре тугач, “ЮНЕСКО мәгълүматларына күрә, татар теле үзенең төзеклеге һәм логик яктан камиллеге белән дөньяда дүртенче урында тора, шунлыктан ул компьютер теле буларак та кулланылачак әле”, дип язган иде.

Кайбер телче галимнәрдән аермалы буларак, Флера Сафиуллина татар әлифбасының латинда камилрәк икәнлеген таныган белгеч булды. Өч тапкыр имла алышыну татар халкын язма мәдәнияттән читләштерүгә китергәнлеген дә гел әйтеп килде. 90нчы елларда гарәп телен өйрәнү курслары күпләп эшли башлаганга да, телетапшырулар оештырылганга да бик куанды ул.

Студентларны халкыбызның киң күңеллеге белән каршы алды

Казан университеты беренчеләрдән булып чит илләрдән татар телен өйрәнергә килгәннәрне кабул итә башлаган һәм аларга белем биргән уку йорты. Читтән килүчеләрне беренче чиратта Флера Сафиуллина үзе һәм ул җитәкләгән кафедра укытучылары каршы ала иде.

“Чит ил студентларына, рус балаларына татар телен өйрәтү эшчәнлеген Флера Сафиуллина башлап җибәрде. Ул үзенә кадәр эшләгән галимнәр – Корбангалиевлар хезмәтен бик нык ихтирам итеп һәм өйрәнеп үз укыту ысулын булдырды. Безгә ул: “Кызлар, без чит ил кешеләре аудиториясенә гади укытучылар булып түгел, ә татар теле вәкилләре булып керәбез, шунлыктан халык алдында булган бурычыгызны онытмагыз”, дип әйтә иде.

Аның чит илләрдән килгән шәкертләре бик тиз сөйләшергә өйрәнеп, Флера Сафиуллинага бик рәхмәтле булды. Ул аларга даими рәвештә татар халкының кунакчыллыгын, кайгыртучанлыгын, киң күңеллеген күрсәтергә тырышып эшләде һәм яшәде”, ди Шәмсетдинова.

Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин да Флера Сафиуллинаны башка милләттәгеләргә һәм үз телләрен белмәгән татарлар күңеленә татар телен иңдерүдә юл салучы галимә буларак бәяли.

“90нчы еллар башында татар дөньясында милли үзаң уяна башлаган бер чорда һәм республикада татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую вакытларында рус телле кешеләр өчен татар теле дәреслекләре иҗат итү ихтыяҗы туган иде. Иң беренчеләрдән булып бу эшкә Флера Сафиуллина алынды. Ул үзе генә дә, автордашлары белән дә беренче сыйныфтан башлап югары сыйныфларга кадәр бик күп дәреслекләр иҗат итте. Ул зурлар өчен телне интенсив өйрәнү дәреслекләре дә язды. Ул – зур юнәлешне ачып җибәргән кеше.
Сафиуллина янына татар теленә бирелгән белгечләр тупланды

Ул беренче юл яручы булгач, проблемнар да күп булды, чөнки моңа кадәр методикасы эшләнмәгән иде. Мәктәпләр дә бу яңалыкны төрлечә кабул итте. Шулай да беренче булып юл яру җиңел булмагандыр. Флера Сафиуллина күп тармаклы эшчәнлекне колачлап барды. 90нчы елларда университеттагы студентларны татар теленә өйрәтү аның кафедрасы өстенә йөкләнде. Шушы кафедра тирәсенә татар теленә бирелгән, шушы юнәлешне әйдәп бара торган күп белгечләрне туплады. Алар арасыннан докторлар да, кандидатлар да үсеп чыкты. Сафиуллина мәктәбе барлыкка килде дип әйтергә мөмкин”, ди Гарифуллин.

Сафиуллина дәреслекләре белән күп мәктәпләр унбиш еллап белем бирде. Бүген республика мәктәпләренең күпчелеге башка дәреслекләргә күчсә дә, Сафиуллина тәҗрибәсен кулланучылар әле дә бар. Аларның берсе – Казандагы 94-нче гимназия укытучылары.

“Мин Сафиуллина дәреслекләре белән укытуны дәвам итәм. Аларны яхшы дип саныйм. Әгәр укытучы үзенең укучылар белән эшләү алымнарын төрләндерсә, аның дәреслекләре бик әйбәт. Андагы текстлар шулкадәр яхшы эшләнгән, төрле фәннәр бәйләнештә алар, төрле темаларга. Анда балалар белән сөйләшүләр дә оештырырга була”, диде 94-нче гимназия укытучысы Фирдания Гаффарова.

Ул һәр студентны шәхес итеп күрә белде

Флера Садриевнаны безнең буын, бездән соң килгән студентлар да яратты, үз итте, дип хатирәләрен барлый журналист Радик Сабиров.

“Шулай булмыйча мөмкин дә түгел иде.Аның һәр студентка үз баласына карагандай җылы мөнәсәбәте беребезне дә битараф калдырмады. “Энем” яисә “сеңлем” дип эндәшүләре белән бер үк вакытта Флера апа һәр студентны шәхес итеп күрә белә иде. Ул укыткан синтаксис фәне җиңелләрдән булмады. Җөмләне дөрес итеп төзи-оештыра белү, кирәк җирдә өтерен, кирәк җирдә ноктасын куя алу... Һәркем дә моны булдыра алмый. Әгәр дә безнең нәшриятләребездә, редакцияләребездә яхшы белгечләр эшли икән, бу юнәлештә Флера Садриевнаның роле әйтеп бетергесез”, дип язды “Интертатка” Радик Сабиров.

Флера Сафиуллинаның бар тормышы Казан университеты, шушы уку йортында татар телен өйрәнү һәм аны өйрәтү белән бәйле дияргә була. Чыгышы белән Татарстанның хәзерге Тукай районында урнашкан Теләнче Тамак авылы кызы 1955 елда (хәзер федераль дип аталган) Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач, татар теле кафедрасында башта лаборант, аннары ассистент булып эшли башлый.

1965 елда аспирантураны тәмамлый, күренекле тел белгече Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә «Татар телендә сүз тәртибе» дигән темага кандидатлык, 2000 елда татар әдәби теленең синтаксис төзелешенә багышланган докторлык диссертациясен яклый.

1992 елда Флера Сафиуллина университетта яңа ачылган «Чит телле даирәдә татар теле» кафедрасын җитәкли башлый һәм соңгы вакытка кадәр шул вазифаны башкара.

Флера Сафиуллина докторлык диссертациясен 2000 елда гына якласа да, аңа профессор дәрәҗәсен өч елдан алда ук биреп куялар. Флера Сафиуллина – Татарстан республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге бүләк иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы иде. “Ел хатын-кызы” (2000) дигән дәрәҗәле исем дә бирелде. “Сөембикә”, “Ялкын”, “Мәгариф” журналларының редколлегия әгъзасы булды. 2004 елда Татарстан президенты фәрманы белән Флера Сафиуллинага “Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән исем дә бирелде.
XS
SM
MD
LG