Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда дистәләгән кеше тоткарланды [видео]


 7 декабрь, Мәскәү, Триумф мәйданы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү тырышлыгы чәршәмбедә Мәскәү полициясе тарафыннан кире кагылды.

Чәршәмбе кич Мәскәү һәм Петербурда урам җыеннарында катнашкан дистәдән артык кеше тоткарланды. Мәскәүнең Триумф мәйданында җыелган кешеләр куып таратылгач берничә дистә яшьләр сәяси шигарләр кычкырып Пушкин мәйданына таба юл алган, әмма аларны полиция тоткарлаган. Алар арасында бу хакта хәбәр иткән журналист “Итоги” журналының фотохәбәрчесе Николай Галкин булган.

Петербур үзәгендә йөзгә якын кеше тоткарланган. Аларга да рәсми рөхсәтсез урамда җыелуда гаепләү белдерелгән.

Мәскәү шәһәр хакимиятләре мәгълүмат чараларында чыккан Революция мәйданының төзекләндерү эшләренә ябылуы турындагы хәбәрне кире какты. Биредә узган сайлауда хәрәмләшүләргә каршы рөхсәт алынган урам җыены 10 декабрь көнне үтәчәк.
XS
SM
MD
LG