Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балык Бистәсендә юл казасында 8 балага зыян килде


Татарстанның Балык Бистәсе районында Анатыш авылына таба юл борылышында мәктәп автобусы һәм кар чистартучы машина бәрелешеп тугыз кешегә зыян килде. Аларның сигезе мәктәп укучысы.

Ике кеше Балык Бистәсендәге хастаханәгә, тагын ике кеше республика хастаханәсенә салынган. Автобуста барлыгы 21 бала, машина йөртүче һәм балаларны озата баручы булган.

Каза сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG