Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиядәге каршылык чараларында АКШ-ны гаепли


Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин Кушма Штатларны Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерергә чыкканнарга теләктәшлек күрсәтүдә гаепли.

Хакимият фиркасеннән президентлыкка намзәт һәм министрлар кабинеты башлыгы Путин фикеренчә, АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, 4 декабрь сайлауларын гадел булмады дип белдереп, оппозициягә чараларны активрак үткәрергә “сигнал биргән”.

Путин пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә үз тарафдарлары белән очрашкан вакытта, Русиядә яшәүче халыкның күпчелеге инкыйлаб теләми дип, хокук саклау оешмаларын хаоска юл куймаска чакырды.
XS
SM
MD
LG