Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен: НАТО Мәскәүнең Европа калканына борчылуына битараф түгел


Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен
НАТО Гернераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Европада ракетадан саклану калканы булдыру мәсьәләсендә Мәскәүнең борчылуын Төньяк Атлантика Берлеге белмәмешкә салышмый, дип белдерде.

Брюссельдә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары очрашуыннан соң Расмуссен, Мәскәү белән бу мәсьәләдә фикер каршылыклары кала, әмма ике як та диалогны дәвам итү әһәмиятен аңлый, диде. Әлеге очрашуда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та катнашты.

Мәскәү, НАТО һәм Кушма Штатлар булдыра торган ракетадан саклану калканын Русиягә каршы кулланмау турында гарантия таләп итә. НАТО җитәкчелеге әлеге проект Иран шикелле илләр һөҗүме була калганда аны кире кайтару өчен куела, ә Русиягә каршы тору өчен эшләнми, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG