Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русиянең яңа думасы эшен вакытында башларга тиеш


Медведев (с) Чехия президенты Вацлав Клаус белән.
Медведев (с) Чехия президенты Вацлав Клаус белән.
Русия президенты Дмитрий Медведев, 4 декабрьдәге сайлау нәтиҗәләренә протест чаралары булуга карамастан яңа Дәүләт думасы эшен вакытында башларга тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул Чехиягә сәфәре вакытында, Прагадагы матбугат очрашуында әйтте.

Медведев сүзләренчә, хәзер иң мөһиме - нерваларны тынычландырырга кирәк. Ул кешеләрнең узган сайлауларга карата әйтер сүзләре бар икән, бу нормаль күренеш, протест чаралары демократиягә хас әйбер, диде.

Көнбатыш хәбәр агентлыклары Медведевнең каршылык чаралары турындагы белдерүен Путинның кискен сүзләреннән йомшаграк булды, дип яза. Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне АКШ протест белдерүче оешмаларның активлыгын хуплый дип хөкем итте.
XS
SM
MD
LG