Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Дөньяда төрмәләрдә утыручы журналистлар саны нык арткан


Дөньяда төрмәләрдә утыручы масса күләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре узган гасырның 90-нчы еллары уртасы белән чагыштырганда нык арткан. Бу хакта АКШ-ка урнашкан журналистларны яклау комитеты белдерә.

Бәйсез оешма мәгълүматларына күрә, төрмәгә ябылган журналистлар Иранда иң күбе. Комитетның яңа хисабында 179 репортер турында мәгълүматлар китерелә. Аларның 43-е Иран журналистлары.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Иранда 2009 елда президент сайлау нәтиҗәләренә протестларны хакимиятләр бастырганнан соң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен куркытулар әле дә дәвам итә.

Эритрея, Кытай, Мьянма, Вьетнам, Төркия һәм Сүриядә дә журналистларның хокукларын тупас рәвештә бозулар күзәтелә.

XS
SM
MD
LG