Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

Тарихны онытуның нәтиҗәсе аяныч


Дэвид Саттер Азатлыкның Вашингтон студиясендә

Дэвид Саттер Азатлыкның Вашингтон студиясендә

“Бу инде күптән булган һәм дөрес тә түгел” дигән китабында язучы Дэвид Саттер совет чоры җинаятьләрен танымыйча Русия авторитаризмнан котыла алмый, дип яза.


Американ язучысы Дэвид Саттер, Советлар Берлеге баштан ук ялганга корылган булганга күрә аның бетәчәге билгеле иде, дип саный. Совет дөньясында башта барысын да Сталин хәл иткән, соңыннан ил белән бюрократия идарә иткән. Советлар Берлеген җиңүләр генә яшәткән. Көнбатыш әлеге “җиңүләргә” каршы тора башлагач, ялганга корылган идеология җимерелә башлаган. “Хыялдагы дөнья җимерелгән”, дип яза Саттер.

Дэвид Саттерның “Бу инде күптән булган һәм дөрес тә түгел ” (“It Was a Long Time Ago, and It Never Happened Anyway”) китабы нәшер ителеп җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителергә әзер.

Язучы Русиянең совет чоры тарихы аша бүгенге сәясәтенә бәя бирә. "Элекке совет хакимиятләре дә, бүгенге җитәкчелек тә халык өчен түгел, ә үз мәнфәгатьләре өчен эшләгән", дип яза Саттер.

"Русиядә җитәкчелек дәрәҗәсендә дә, гади халык дәрәҗәсендә дә совет чорында кылынган җинаятьләрне тану тырышлыгы ясалмады. Совет режимы вакытында лагерьларда җәберләнеп үтерелгән 20 миллионлап кешегә һәйкәл дә, истәлек такталары да юк. Илдә коммунизм террорын аңлаткан бер музей да юк. Иң аянычы - мондый бушлык беркемне дә борчуга салмый", дип яза Саттер.

Көнчыгыш Европаның барлык илләре коммунизм чоры җинаятьләрен фаш итеп гаепле булганнарны хөкемгә тартты, андыйларның берсе дә яңа демократик режимда җитәкче урында калмады. Европа илләре башкалаларында коммунизм музейлары бар.

Русиядә җинаятьләр кылынган урыннарда бер истәлек тактасы да юк, дип Саттер Мәскәүнең Никольская урамындагы 23нче йортны мисал итеп китерә. Бу бинада 35 меңләп кеше үлемгә хөкем ителгән булган. Истәлек тактасы урынына тиздән биредә күңел ачу үзәге ачылачак.

"Үлем көймәсе"

"Мәскәүдә Зур Дзержинский урамы буйлап барсаң, почмакта ямьсез генә төсе уңган өч катлы бер бина кала. Анда кешеләр үтерелгән, бу хакта ачык итеп беркайда да язу юк”, ди Саттер.

Мәскәү тарихын белгән кешеләр исә бу бинаны “Үлем көймәсе” дип атый.

Аның каравы ул бинага якын “Калкан һәм кылыч” исемле ресторан бар. "Ул үзе дәүләт иминлеге хезмәткәрләренә бер һәйкәл кебек", ди Саттер.

“Ресторанга керүгә, сезне чәчәкләр куелган Андропов һәйкәле каршы ала, анда шулай ук дәүләт иминлегенең башка җитәкчеләренең барысының да рәсемнәре, шул санда иң канлы җинаятьләр кылучылар Берия белән Ежовныкы да бар. Ресторан хуҗасыннан "менә мондый урын тудыру һәм бу кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү сезнең өчен сәер йә борчулы түгелме?" дип сораган идем. Ул миңа күпчелек халык уйлаганча, “ул чорга бүгенге стандартлар белән бәя биреп булмый, ул чакта тарихы башка, заманасы башка булган”, дип җавап кайтарды,” ди Саттер.

"2005 елда ул чактагы президент Владимир Путин Советлар Берлеге таркалуын XX гасырның иң зур геосәяси фаҗигасе дип атаганнан бирле халык коммунизм җинаятьләре турында уйлауны да кирәк санамады", ди язучы.

Халыкның үзаңы болай түбән булуы Путинга файдага гына. Вакыт үткән саен хәтер начарая барачак, 5-10-15 елдан коммунизм чорында кылынган гамәлләрне инде искә алучы да булмаячак. Дэвид Саттерның китабы “Бу инде күптән булган һәм дөрес тә түгел ” дип атала, башта ул АКШта инглиз телендә чыга, соңрак аны русча һәм украинча да укып булачак.

* * * *

"Financial Times" газетының Мәскәүдәге элекке хәбәрчесе Дэвид Саттер (David Satter) “Саташу чоры” ("Age of Delirium") исемле китабында Советлар Берлегенең таркалуы, гади совет кешеләренең ул вакыттагы кичерешләре турында яздган иде. АКШның Һадсон (Hudson) институты Dreamscreaner Production һәм Devini студияләре катнашында әзерләгән документаль фильмда Саттер фильмның режиссеры Андрей Некрасов белән китапта сурәтләнгән гаиләләрдә булып, аларның гаҗәеп хатирәләрен тасмага күчерде. Шул фильмдагы берничә хатирәне продюсерлар Азатлык радиосына да тәкъдим итте. Алар Советлар Берлеге таркалуга 20 ел тулу уңаеннан әзерләнгән махсус онлайн-проектта урын алды: Җимерелү: Советлар Берлеге таркалуга 20 ел

Әлеге проекттан бер видео:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG