Accessibility links

Кайнар хәбәр

“ВКонтакте” оппозицион төркемнәрне япмаячак


Интернеттагы “ВКонтакте” социаль челтәре ФСБның оппозицион төркемнәр сәхифәләрен ябып кую таләбен үтәүдән баш тарта.

Бу турыда пәнҗешәмбе көнне “ВКонтакте”ның матбугат бүлеге башлыгы Владислав Цыплухин үз сәхифәсендә белдерде.

Цыплухин язуынча, ФСБ “ВКонтакте”дан урамнарда җимерүләргә, инкыйлаб оештырырга чакыручы төркемнәрнең эшчәнлеген туктатуны сораган. “ВКонтакте” исә аларга әлеге төркемнәрне күзәтеп баруын, әмма кайбер аерым кулланучылар көч кулланырга чакырганга күрә генә аларны ябып куя алмавын белдергән.

Кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларында ФСБның “ВКонтакте”да оппозицион төркемнәрне ябуны таләп итеп басым ясавы турында хәбәрләр таралган иде. ФСБ әлегә бу турыда белдерү ясаудан тыелып тора.

Цыплухин исә ФСБ ягыннан бернинди басым ясау, янау яки дорфалык булмаганлыгын белдерә.

“ВКонтакте”да Дума сайлаулары нәтиҗәләренә протест җыеннары турында фикер алышуга багышланган дистәдән артык төркем теркәлгән. Цыплухин бары тик көч кулланырга чакыручы аерым кулланучыларның гына чикләнүен әйтә.

Алда торган митинглар турында фикер алышулар барган башка социаль челтәрләр исә ФСБдан үзләренә андый мөрәҗәгать булмаганлыгын белдерә.

“LiveJournal”, безгә андый мөрәҗәгать булмады, әмма митингларга чакыру безнең челтәрнең кагыйдәләрен бозмый, шуңа күрә андый чакырулар сәхифәдән алынмаячак, ди.

Mail.Ru матбугат хезмәте дә ФСБдан “Мой мир” яки “Одноклассники” социаль челтәрләрендә берәр төркемне яки сәхифәне ябу турында мөрәҗәгать булмаганлыгын белдерә.

Дәүләт карамагындагы федераль телевидение каналлары Мәскәү һәм Петербурда сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү җыеннары турында халыкка мәгълүмат бирүдән баш тарту сәбәпле интернеттагы социаль челтәрләр бу җыеннар турында хәбәрләшү өчен төп чыганакка әверелде. Шимбә көнне, 10 декабрьдә Русиянең күп кенә шәһәрләрендә үтәчәк протест җыены турында фикерләшү дә нәкъ шул социаль челтәрләрдә бара. Шимбә көнне үтәчәк митингларга чакыручы иң зур төркемнәр “Facebook” һәм “ВКонтакте”да. Аларда мондый төркемнәргә теркәлүчеләр дистәләрчә мең белән исәпләнә.
XS
SM
MD
LG