Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:03

Чаллыда 5 кеше “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында эшчәнлек алып баруда гаепләнә. Аларга карата 2010 елның сентябрь аенда террорчылык, экстремизм, милләтара низаг тудыру – 282нче маддә белән эш ачылды. Чираттагы мәхкәмә утырышы 5 декабрь көнне узды.


Мәхкәмәгә Рәис Гыймадиев, Булат Рәҗәпов, Рөстәм Әхмәдов, Илнур Нәүрүзов һәм Рәдиф Басыйров чакыру белән килгәннәр иде. Әлеге шәхесләр узган елдан бирле бик күп мәхкәмә юлларын узган, хәтта Казанда Югары мәхкәмә залларында да булганнар.

Ләкин Казан эшне кабат Чаллыга кайтарган. Шушы вакыт эчендә гаепләнүче Гыймадиев – 6 ай, Әхмәдов 7 ай тикшерү изоляторларында утырып чыккан. Калганнары читкә чыгып китмәү турындагы карарга кул куеп, иректә калган. Бу эштә гаепләнүче, 1973 елда туган Булат Рәҗәпов "Азатлык"ка үз тарихын бәян итте.

"Язмаларны үзләре теләгәнчә кискәннәр"

“Янәсе, мин “Хизб ут-Тәхрир”да булып, халыклар арасында дошманлык тудырганмын, экстремизмда, хөкүмәткә каршы эш алып баруда гаепләнәм. Әмма бөтен дәлилләр минем яклы. Сөйләшүләребез ислам хакында гына иде. Бу сөйләшүләрне ФСБ иптәш малайның фатирына куйган җайланмалары аша тыңлаган.

Әлеге язмаларның кызык урыннары бар. Алар дәлил итеп китергән “җиһад” дигән сүзнең алдында яки артында килгән сүзләр җитеп бетми. Ягъни мәсәлән, кеше әйтә: "мин – черки үтерүче", ди. Монда, “черки” сүзен алып атсаң, “мин – үтерүче”, дигәне генә кала.

Гаепләү менә шундый контекстка корылган. Ә тулы язмада кешеләргә каршы булуыбыз күренми. Кешеләрне үтерүгә каршы икәнлегебезне күрсәткән фикерләребез дә бик күп. Ләкин алар аны күрсәтмәде.

Бүген 5 кешегә хөкем дәвам итә. Элек күпсанлы булган шаһитларыбыз да икәү генә калды. Безне “Хизб ут-Тәхрир” белән бәйлиләр. Ләкин дәлилле документлары юк. Әйе, без мәчетләргә йөрибез. Әмма мәхкәмәгә чакыртылган 3 имам безгә булган гаепләүне күргәч, шаккатты”, дип сөйли ул.

"Начарлыкка риза булып калырга тиеш түгелбез"

Рәис Гыймадиев мәхкәмәгә култык таякларына таянып килгән. Аны, авыр хәленә карамастан, мәхкәмә утырышына килергә мәҗбүр иткәннәр.

“Миңа дөреслекне сөйләгән өчен гаеп тактылар. Мин тормыштагы начарлыкны күрә торып, тыелып кала алмыйм. Бу дәүләттә кеше начарлыкны күреп риза булып калырга тиеш түгел, начарны яхшы якка үзгәртүгә өлеш кертергә тиеш, дип уйлыйм.

18 ноябрь көнне аягыма операция булды. Бу операция элекке травма нәтиҗәсе булып, ясау мөһим иде. Гарип булып калу куркынычы тугач, табибләр белән операция хакында килештек. Шушы операциядән соң 3 көн узуга, мине носилкаларга мәҗбүри салып, мәхкәмәгә алып киттеләр”, дип искә ала Гыймадиев.

Быелның декабрь аенда республика газетларында “Экстремизм душат на корню”, ягъни “Экстремизмны тамырыннан ук буалар” дигән язма басылды. Язма авторы Елена Мельник тасвирлавынча, Татарстанда милләтара тынычлык һәм килешеп яшәү хөкем сөрә. Шулай да тынычлык көймәсен селкетеп торырга теләүчеләр дә табылып тора, ди ул.

"Хокук саклаучылар һәрчак сакта"

Мельник Татарстан прокуратурасы мәгълүматын китерә: узган ел милли һәм дини дошманлыкка караган 17 җинаять эше кузгатылса, быелның 9 аенда шундый 12 эш ачылган.

Прокуратурадан алган саннарда Фәүзия Бәйрәмованың 1 елга шартлы хөкем ителүе дә күрсәтелә. Шушында ук Чаллыда урыс милләтен яклап, листовкалар таратучыларны хокук яклаучыларның таба алмаулары да әйтелә.

Заманында Гуантанамо төрмәсеннән азат ителгән, Чаллы “Тәүбә” мәчетенең элекке имамы Айрат Вахитовның интернет-лекцияләрен Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе экстремистик, дип тапкан.

Ләкин Вахитовны җавапка тарта алмаганнар. Газеттагы хәбәргә күрә, хокук саклаучылар хәзер Айрат Вахитовның Әфганстанда, талиблар ягында сугышуын бәян итә.

Хокук саклаучылар Питрәч, Апас, Чүпрәле районнары мәктәпләрендәге компьютерларда да гаеп тапкан. Анда дөнья челтәрендәге “кирәкмәгән пропаганда”ны туктатуга ирешкәннәр.

Шушы ук язмада Татарстан прокуроры тәкъдиме белән, экстремизм һәм террорны кисәтү максатыннан, 2011 елда республика казнасыннан 15 миллион сумнан артык акча бүлү тәкъдиме хакында искәртелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG