Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Шәйхетдин милләтне сәхнә аша агартмакчы


Спектакльдән соң артистларны котлау
Спектакльдән соң артистларны котлау

Чаллы театрында журналист Дамир Шәйхетдиннең “Нәүмизләр” драмасы күрсәтелде. Әлеге әсәрдә фахишәлек, җенси тотнаксызлыкның аяныч нәтиҗәләргә китерүе тасвирлана. Автор татар милли хәрәкәте эшчәнлегенә кагылышлы әсәр иҗат итәргә омтылуы хакында да сөйләде.


Әлеге әсәрне сәхнәгә КФУның Чаллы филиалындагы “Балкыш” театры режиссеры Фәкия Шәйхуллина куя.

Дамир Шәйхетдин – Чаллы “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе, “Чаллы Яшьләре” газетын нәшер итүче буларак билгеле шәхес. Газет бүгенге көндә чыкмый инде. Милли хәрәкәттәге эшчәнлеге өчен Шәйхетдин 2010 елда шартлы рәвештә хөкем ителә. Тормышында булган кыенлыкларга да карамастан, ул иҗат итә. Татар тормышын үзенең драмасы аша халыкка җиткерде.

Сәхнәдә үзешчәннәр иде

Чаллы драма театрының 200 кешелек залы бу көнне тулы иде. Моңа билет бәясенең 50 сум торуы зур йогынты ясамагандыр. “Нәүмизләр”не караучылар арасында Татарстанның атказанган артисты, сәхнә әсәрләре язучы Булат Сәләхов та бар иде. Сәгать ярым барган спектакльдән соң, аның фикерен белдек.

"Спектакльне Дамир Шәйхетдин моннан 1 ел чамасы элек язган иде. Бу әсәрне укыгач та, ул сәхнәдә спектакль булып күз алдыма килде. Аны кем, ничек куяр, дигән сорау да туды.

Булат Сәләхов
Булат Сәләхов
Фәкия Шәйхуллина курыкмыйча әсәрне сәхнәгә куярга җөрьәт иткән. Фәкия труппа туплый, үзешчән артистларга беренче дәресләр бирә алган. Артистлар тигез дәрәҗәдә әйбәт уйнады.

СПИД мәсьәләсе – хәзерге заманның икенче урынындагы бер каһәре. Беренче урында – наркомания. Аз гына булса да, бу афәткә каршы тору, көрәшү чарасы булып торган әсәр, дип уйлыйм мин моны. Режиссерлар хәзер социаль проблемлы спектакльләр куярга курка.

Ә Фәкия курыкмаган. Аңа да, Дамирга да, артистларга да “афәрин”, диям. Рәхмәт, җигелеп тартканнар, сәхнәгә менәрлек иткәннәр. Халык аны яратып карады” дип, үз бәясен бирде Чаллы театры артисты Булат Сәләхов.

“Нәүмизләр” әсәрен халыкка чыгару режиссер Фәкия Шәйхуллина өчен кыен булганмы?

“Дамир Шәйхетдин бу әсәрен тәкъдим иткәч, башта куркып калган идем. Чөнки ул катлаулы һәм образлар тудыру да кыен булачак иде. Әкрен-әкрен Дамир алып килгән кешеләр рольгә кереп китте.

Мин дә сәхнә теле, актерлыктан күнегүләр уздырдым. Аның файдасы күренде – артистларыбыз нәкъ тормыштагыча уйнады. Дамир әфәнде алга таба да пьесалар язса, киләчәктә дә уйнарбыз”, дигән өметтә тора Фәкия ханым.

Карыйсы тамашалар алда шикелле

Әсәрнең авторы Дамир Шәйхетдин алга таба да иҗат эшен ташламаячагын белдерде.

Фәкия Шәйхуллина, Дамир Шәйхетдин
Фәкия Шәйхуллина, Дамир Шәйхетдин
“Иҗат кешесе буларак миндә уңай тәэсирләр генә калды. Тамашачының әсәрне кабул итүен күрдем. Минем әле СПИД проблемына карата башка уйлануларым да бар. Моңа кадәр халык өчен түгел, милләт өчен эшләдем кебек. Беренче тапкыр халык өчен эшләвем.

Бу темадан соң да халык өчен ачасы проблемнар туып килә. Миндә баштарак милли хәрәкәт эше турында язу уе бар иде. Әмма идеяләрем ташып торса да, алар чиле-пешле. Вәгъдә итәм – бу хакта әсәр булачак һәм монысыннан да яхшы булыр”, дип ышандыра Дамир Шәйхетдин.

Спектакль тәмамлангач, без 10 яшьлек “артист” Булат белән сөйләшеп алабыз. “Мин тормыштагы фаҗигаләрнең нилектән барлыкка килүен аңладым – сәламәт тормыш белән яшәргә кирәк”, диде Булат.
XS
SM
MD
LG