Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда көчле янгын чыгып 70-ләп кеше һәлак булды


Һиндстан
Һиндстан
Һиндстанның көнчыгышында, Калькутте шәһәре хастаханәсендә көчле янгын чыкты. Соңгы мәгълүматларга караганда 70кә якын кеше һәлак булган.

Бүген иртән янгын биш катлы бинаны иң аскы катыннан чыккан. Ялкын тиз арада хастаханәне каплап алган, бүлмәдән-бүлмәгә күчкән. Коткаручылар ут эченнән 60-лап кешене чыгарган, дистәләгән авыручы янына кереп җитә алмаган. Янгын сүндерү өчен биш сәгать вакыт киткән. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе үлүчеләр саны тагын да артырга мөмкин ди.

Лицензиясе алынган хастаханәдә якынча 160-лап авыручы булган. Янгынның төгәл сәбәпләре әлегә әйтелми, гаеплеләрне иң кырыс җәза көтә дип белдерде хакимият вәкилләре.
XS
SM
MD
LG