Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” һава ширкәтенә Европага чартер очышлар тыелды


"Татарстан" очкычы
"Татарстан" очкычы
Росавиация ноябрьдә махсус комиссия үткәргән тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып “Татарстан”, “ВИМ-Авиа”, “Якутия” һава ширкәтләренең Европага чартер очышларын тыйды. Бу хакта Русия туристлык ширкәтләре берләшмәсе хәбәр итте.

Элегрәк әлеге һава ширкәтләренең эшчәлегендә шактый җитешсезлекләр табылды дип белдерелгән иде. Европадагы шәһәрләргә очкан вакытта аларның гомум таләпләрне үтәвен карап барганнар.

“Татарстан”, “ВИМ-Авиа”, “Якутия” һава ширкәтләре Русиянең очышлар тәртибен контрольдә тоту идарәсе Европага очышларын чикләү сәбәпле, Болгария, Испания, Италия, Франция һәм Эстония юнәлешендә дә яңа ел програмнарын үти алмаячы әйтелде.
XS
SM
MD
LG