Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путин чорының иң күләмле каршылык чарасы үтте


10 декабрь, Мәскәү, Сазлык мәйданы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00

10 декабрь шимбә көнне Мәскәүнең Сазлык мәйданында Русия думасына үткән сайлаудагы хәрәмләшүләргә каршы протест чарасы.

10 декабрь шимбә көнне Мәскәүнең Сазлык мәйданында Русия думасына сайлауда хәрәмләшүләргә каршы протест чарасы үтте. Азатлык сәхифәсе бу чарадан туры трансляция тәкъдим итте.


Оештыручылар әйтүенчә, 10 декабрь шимбә көнне Мәскәүнең Сазлык мәйданына “Ирекле сайлаулар өчен!” дип исемләнгән каршылык чарасына 100 меңләп кеше килгән. Киләсе тапкыр алар урамга бер миллион кеше чыгарырга вәгъдә итә.

Эчке эшләр министрлыгы катнашучылар саны 20 мең чамасы иде дип белдерә. Килгән халык мәйданга сыймагач, якындагы күпергә җыелган. Рәсмиләр күпернең ишелеп төшү куркынычы турында кисәткән.

Чарада чыгыш ясаучылар “Ирекле сайлауларны кайтарыгыз!”, “Бердәм Русия – үз урыныңны бел!”, “Тавышларны кабат санарга таләп итәбез!” “Бердәм Русия – жуликлар һәм караклар партиясе” дигән шигарьләр яңгыратты.

[​​Борис Немцов чыгышы]
Сазлык мәйданы: Борис Немцов чыгышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:20 0:00

“Новое время” басмасы мөхәррире Евгения Альбац сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, Путин һәм Медведевның урыныннан китүен таләп итеп, имзалар җыя башларга чакырды.

Чарада соңгы сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга чакырган резолюция кабул ителде.

Мәскәү үзәге полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр министрлыгы көчләре тарафыннан уратып алынган иде. Чара барган урында күп санда хәрбиләр утырган автобуслар һәм йөк машиналары торды.

XS
SM
MD
LG