Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Камышлы районын торгызу җиңел генә бирелмәде"


Гомәр Вәлитов
Гомәр Вәлитов

Узган гасырның 60нчы елларында халыкның 90%ы татар булган Камышлы районын күпчелекне рус һәм чуашлар тәшкил иткән Похвистнево һәм Келәүле районнарына кушалар. Бары тик 1991 елда гына Камышлы районы яңадан аерылып чыга ала. Бу эштә көч куйган кешеләрнең берсе – Гомәр Вәлитов белән әңгәмә кордык.


Заманында демократик җилләр исеп алды һәм шул чорда барлык районнар да торгызылды. Ә менә татарлар күпләп яшәгән Камышлы районына килеп җиткәч, районны торгызуга каршы зур көчләр купты. Советлар Берлеге таркалганда, Самар татарлары районлы булып калды.

Шул елларда түрәләр газеты саналган “Волжская коммуна” “Готовится новый Карабах” исемле язма да бастырган иде. Шулай да район торгызылды.

Түрәләр алмашынып тора, юбилейлар уза. Тик менә районны торгызуга өлеш керткән шәхесләр генә онытыла. Шундый шәхесләрнең берсе булган Зөфәр углы Гомәр Вәлитов әлеге чор хакындагы истәлекләрен уртаклашты.

– 1989 елны югары партия мәктәбен тәмамлап, Камышлыга кайттым. Тик менә эшкә генә алмыйлар. Сәбәбе гади булган: Партия мәктәбендә укыганда Горбачевка, син безнең СССРны таратасың дип, хат язган идем.

Нәтиҗәдә партия идеологы булырга җыенган кеше Тольяттида тимер-томыр эшенә ябыштым. Районны торгызу дулкыны башлангач, райондашларым яныма килеп, авылга кайтуымны сорадылар. Команда тупланды. Шуларның берсе мин булдым.

Камышлы районын 1962 елны бетергәннәр иде. 28 ел буена халык бер уйда яшәде. Ничек районны торгызырга? Камышлыда бу олы мәшәкатьне үз өстенә Абдулла Акчурин алды. Абдулла абыйны тыңламый, аңа буйсынмый мөмкин түгел иде.

Иң элек барлык татар авыллары белән сөйләшеп, вәкилләр сайлап, районны торгызу өстендә эшләячәк бер оешма булдырдык. Аннары һәр авылда җыелыш уздырдык. Халыкның күпчелеге районны торгызуны хуплады. Шуннан соң халыкның теләген өлкә хуҗаларына җиткерергә тотындык.

Абдулла абый белән мин өч мәртәбә өлкә советы депутатлары каршында чыгыш ясадык. Таләпләребезне депутатлар кабул итте.

Депутатлар каршында чыгыш ясаганда, шик белдерүчеләр булдымы?

– Булды.

Ниндирәк шикләр булды?

– Милләтчелектән курыктылар. Аерылып Татарстанга кушылырлар дип шикләнделәр.

Депутатлар бигрәк тә сукыр булганнар. Камышлы ул вакытта чучкага баткан интернационалист иде.

– Әйе, районда халыкның 90 проценты татарлар булса да, сөйләшү урыс телендә барды һәм бара. 1989 елны Камышлы мәктәбендә татар теле укытылмый иде. Мин район мәктәпләрендә татар һәм инглиз телләрен укытуны керттем. Гаҗәеп хәл, мәктәбендә татар телен укытмаган татардан куркалар!

Районны торгыздык. Хәзер аны сакларга гына калды.

Районны торгыздыгыз, ә җимешен икенчеләр урды...

– Тарихта һәрвакыт шулай. Посып карап утыручылар кәнәфигә менә. Үкенмим. Мин өлкә Думасында депутат. Икенче биеклек. Зур колач.
XS
SM
MD
LG