Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Чаллыда каршылык хәрәкәте яңа урында үтәчәк


Рәфис Кашапов Казанда Хәтер көнендә чыгыш ясый

Рәфис Кашапов Казанда Хәтер көнендә чыгыш ясый

Чаллы ТИҮе Русиядә сайлау нәтиҗәләрен бозып күрсәтүгә каршы чараларда катнашу турында белдерде. Бу чара шимбә көнне Энтузиастлар бульварында оештырылыр дип көтелә.


Урам җыенын оештыручылар әйтүенчә, каршылык чарасы Чаллының 1нче комплексындагы Энтузиастлар мәйданында үткәрелә. Монысы шактый яңалык булып тора. Чөнки Чаллы тарихында биредә бер генә урам җыены, пикет, каршылык чарасының булганы юк иде.

Узган ел Энтузиастлар бульварын дистәләрчә миллион сумнар тотып матурайттылар, шәһәрнең иң гүзәл урыны иттеләр. Бик күпләр хәзер бу мәйданны Казанның Бауман урамы, Мәскәүнең Арбаты белән чагыштыра.

Бу көнне булачак чара турында Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов беркадәр хәбәрдар. Башта ул Азатлыкка сайлау алды һәм сайлау арты вазгыяте турында фикерләрен җиткерде.

“Без иҗтимагый үзәктә сайлау алды халәтен өйрәндек. ”Яблоко” вәкилләре Казанда да булды. Алар татар мәнфәгатен яклау турында сүз әйткәч, сөйләшү шундый булды: “Бердәм Русия” өчен тавыш бирмәскә, “Яблоко”ны яки коммунистларны якларга. Чаллы ТИҮе әгъзалары шулай эшләделәр дә. Сайлау барышында безнең күзәтүчеләр дә булды. Алар аркылы сайлау кануннарын бозу очраклары да билгеле булды. Менә бер егетебез каршында 200 бюллетеньне тартмага “ыргыту” булган һәм ул дәшмәсен дип, аңа 5000 сум биргәннәр. Бу егетнең исемен әлегә әйтергә ярамый. Ул шушы вакыттагы сөйләшү-тәкъдимнәрне кәрәзле телефонындагы диктофонга яздырып барган. Ул – студент. Исемен әйтергә курка. Бездә менә шундый факт бар.

Чаллыда узачак урам җыены уңаеннан без дә эш алып барабыз. ТИҮ, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, студентлар арасында бу хакта сөйләшүләр булды. “Вконтакте” сәхифәсендә аерым бит ачылды һәм анда кешеләрне чакыру бара. Хәзерге вакытка 1600ләп кеше акциядә катнашырга теләк белдерде. Ләкин анда 500-600 кеше булыр дип уйлыйм. Башка төбәкләрдәге кебек, бездә дә ак төстәге тасмалар белән чыгачаклар. Ак төс – явызлыкка, көчләүгә, басымга каршы символ булыр дип исәпли оештыручылар. Бу акциядә Чаллы ТИҮе дә катнашачак”, диде Кашапов.

Русия дәүләт думасына сайлауның Чаллыдагы нәтиҗәләренә тагын бер кат тукталыйк. Чаллыда сайлауга 79%ка якын кеше килгән. Шуларның 67%ы “Бердәм Русия” өчен, 19% чамасы коммунистлар өчен тавыш биргән. “Гадел Русия” – 8%,” ЛДПР” – 4%, “Яблоко” – 1%тан артык тавыш җыйган. Сайлау узганнан соң Чаллы прокуратурасына 21 шикаять килгән. Шуларның җидесе сайлау комиссияләре рәисләре тарафыннан булса, 14 шикаять КПРФның Чаллы бүлеге җитәкчеләре ягыннан языла. Башка фиркаләрдән шикаятьләр булуы хакында хәбәрләр булмады.

XS
SM
MD
LG