Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада меңнәрчә кеше урам җыенына чыкты


Каршылык чарасында кимендә 2 мең чамасы кеше булды, Уфа, 10 декабрь 2011 ел
Каршылык чарасында кимендә 2 мең чамасы кеше булды, Уфа, 10 декабрь 2011 ел

10 декабрьдә Уфадагы Ленин мәйданында узган урам җыены үзенең киң колачлы һәм бик кызу булуы белән аерылып торды. Дистә еллап мондый каршылык чарасының булганы юк иде. Аеруча яшьләрнең күп булуы күзгә чалына.


Яшьләр бу җыенга интернет, социаль челтәрләр аша белеп килүләрен әйтә. Каршылык чарасында җәмгысе кимендә 2 мең чамасы кеше булды. Тәртип сакларга дип килгән полиция хезмәткәрләре дә берничә дистә иде.

Чыгыш ясаучылар арасында “Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Сергей Наумкин, Коммунистлар фиркасе җитәкчеләреннән Ринат Габидуллин, Кеше хокукларын яклау үзәге мөдире Константин Потнин, “Левый фронт” оешмасы җитәкчесе Дмитрий Чувилин һәм башкалар булды. Полиция хезмәткәрләре митинг башында ук чыгыш ясаган Дмитрий Чувилинны кулга алырга теләгән иде. Әмма йөзләрчә кеше, полицияне тыгыз боҗрага кысып, аны алып китүдән йолып калды. Аннан соң полиция вәкилләре, меңнәрчә кешегә каршы торып булмасын аңлап булса кирәк, митинг барышына бөтенләй дә кысылмауны, читтән генә күзәтүне хуп күрде.

Ризасызлык җыенында “Кире сайлаулар булсын”, “Урланган тавышларыбызны кайтарыгыз”, “Сайлау комиссияләре рәисләре Чуров белән Вәлиевнеҗинаять җаваплылыгына”, “Фальсификация оештыручыларга оят” кебек шигарләр кычкырды. Халыкка “”Жуликлар һәм караклар фиркасенә каршы” дигән ябештергеч кәгазьләр таратылды.

Җыен азагында Сергей Наумкин чираттагы шушындый ризасызлык чарасының 17 декабрь көнне үтәчәген һәм аның 15 сәгатьтә башланачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG