Accessibility links

Петербур оппозициясе хакимияткә бер атна вакыт бирде


Оештыручылар әйтүенчә, бүген Петербурда үткән каршылык чарасында 10 меңләп кеше катнашкан. Анда чыгыш ясаучылар дума сайлау нәтиҗәләре белән бергә, шәһәр канун чыгару җыелышына сайлау нәтиҗәләрен дә гамәлдән чыгарырга таләп итте.

“Башка Русия” хәрәкәтенең Петербур бүлеге җитәкчесе Андрей Дмитриев бу таләпләр сигез көн эчендә үтәлмәсә, киләсе якшәмбедә мәйданга ун тапкыр күбрәк кеше чыгарырга вәгъдә итте.

Рөхсәт ителгән чара башланыр алдыннан полиция унга якын кешене тоткарлаган.
XS
SM
MD
LG