Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:04

Сембердә дә Путинның Кремльгә кайту ниятенә ризасызлык белдерделәр


Сембердә үткән каршылык чарасы, 10 декабрь 2011

Сембердә үткән каршылык чарасы, 10 декабрь 2011

10 декабрьдә Сембердә дә Путинның янә президент урынына омтылуына каршы ризасызлык чаралары оештырылды.


Сембердә узган чара шактый мәшәкатьле булып чыкты. “Яблоко” фиркасе әгъзалары Вячеслав Емельянов, Игорь Топорков һәм Константин Трошин, канун таләп иткәнчә, Сембер шәhәре мэриясенә митинг уздырырга җыенулары турында кисәтү биргән hәм бу турыда интернетта да хәбәр тараткан.

Төп оештыручы, Вячеслав Емельянов 10 декабрьдә иртә белән шәhәр үзәгенә барырга чыккач, берәү аңа һөҗүм итә. Моны күргән полиция хезмәткәре аларны участокка алып китә. Икенче егетне полиция үз өеннән алып китә, ә өченчесен эшләгән урынына чакырып, эшеннән куу ихтималы белән куркыталар. Аларның берсе дә Ленин мәйданында күренмәде.

Милли хәрәкәт активисты Мөнир Насыйров бу турыда менә ни диде: “Бу чараны оештыручы КПРФта, ЛДПР да түгел. Өч егет белдерү кәгазе (уведомление) биргән, аларның икесен кыйнаганнар. Берсен өеннән чыкканда ук кулга алганнар.”

Чарага байтак халык җыелуын күрепме, әллә үзләренең нинди хәлдә калуларын аңлапмы, полиция хезмәткәре Емельяновны 14 сәгать 20 минутта чыгарып җибәрә. Бу егет интернет челтәренә менә нинди сүзләр «элде»: "В следствие данной провокации, к которой, по моему личному мнению, причастна областная администрация, акция, практически, была сорвана!”

Вячеславның "акция сорвана" дигәне белән бик үк килешеп тә булмый. Алардан башка да ризасызлар җитәрлек. Һәрхәлдә, КПРФның җирле җитәкчесе Александр Кругликов оештырган чарага байтак халык җыелган иде. Һәм бу чарага бәйләнүчеләр булмады. Бәлки, халыкның бик күп җыелган булуыннандыр. Ә халыкның күп булуы – КПРФның җирле оешмасы әгъзаларының да интернет аша да яшьләрне чарага килергә өндәү аркасында диделәр.

Александр Кругликов думага сайлауларда ил буенча да, үзебездә дә “Бердәм Русия”нең 50 процент та тавыш җыя алмаганлыгына игътибар юнәлтте һәм аның сәбәпләрен дә халыкка җиткерде. Ул шулай ук Мәскәүдә һәм үзебезнең өлкәдә сайлау комиссияләренең кыңгыр эшләре турында мисаллар китерде:

“Кайбер районнарда сайлау комиссияләре ялган нәтиҗәләр ясаган. Аларны яңадан тикшерәчәкбез. Бу – сайлаулар түгел, вәхшилек.”

Александр Кругликов шулай ук канунны бозган сайлау комиссияләре рәисләренә тиешле җәза биреләчәген дә белдерде. 18 декабрьдә канунны бозган сайлау комиссияләре җитәкчеләрен махсус чакырып, аларны җавапка тартырга вәгъдә итте.

Җыелган халык Александр Кругликовның сүзләрен хуплавын белдерде: “Ялган сайлаулар, ялган хакимият!”

КПРФ вәкиле март аена билгеләнгән сайлау вакытында “Едрос”ның монополиясенә каршы актив көрәшәчәген ассызыклады.
Сембердә үткән каршылык чарасы, 10 декабрь 2011

Сембердә үткән каршылык чарасы, 10 декабрь 2011

XS
SM
MD
LG